Кадрлар акчадан кыйммәтрәк йөргәндә: Татарстан һәм Киров өлкәсе парламентарийлары һөнәри белем бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 22 мае, җомга, 17:37

Киләчәк икътисады өчен кадрлар әзерләү һәм «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Киров шәһәрендә Вятка Дәүләт агротехнология университеты мәйданчыгында узган Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышының Социаль мәсьәләләр комитетының уртак утырышында каралды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Роман Береснев, төбәк парламентлары депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, вузлар һәм ссузлар вәкилләре катнашты.

Утырышта катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы депутатлары исеменнән сәламләп, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Киров өлкәсе белән аны «аерым хисләр» һәм күпьеллык тыгыз мөнәсәбәтләр бәйли. «Киров өлкәсе белән минем аерым хисләрем бәйле, чөнки мин чик буе районында тудым, яшәдем һәм озак еллар эшләдем. Без һәрвакыт Малмыждагы һәм Нократ Аланындагы хезмәттәшләребез белән тыгыз аралаштык, безнең арада чын-чынлап ныклы дуслык мөнәсәбәтләре урнашты», – дип сөйләде ул.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, төбәк парламентларының профильле комитетларының уртак утырышы 2006 елның декабрендә имзаланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышы арасындагы Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында уза. «Без актив хезмәттәшлек итәбез, шул исәптән Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы эше кысаларында. Быел килешүгә 20 ел тула, бәлки аны яңартырга вакыт җиткәндер, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы вазыйфаларын башкаручы, – Бүгенге уртак утырыш мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлегебезне ныгытуга мөһим адым булыр һәм уртак инициативаларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен киңәйтер дип ышанам».

Марат Әхмәтов һәр төбәктән ниндидер кызыклы,  файдалы мәгълүмат алырга  мөмкин дигән фикердә, әмма азрак акча түгеп «зур эшләр эшли» алган субъектларның тәҗрибәсен өйрәнү мөһим. «Татарстан көчле икътисадка һәм шактый зур ресурсларга ия, әмма безгә башка төбәкләрнең азрак чыгымнар, әмма җаваплырак мөнәсәбәт белән югары нәтиҗәләргә ирешүе кызыклырак».

Утырыш темасына күчеп, Марат Әхмәтов кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә яңа алымнар эзләүнең гадәттән тыш мөһимлеген билгеләп үтте. «Тәҗрибә шуны күрсәтә – «кадрлар акчадан кыйммәтрәк», – диде ул. – Әгәр элек безгә һәрвакыт ресурслар җитмәгән булса, бүген профессиональ белгечләргә кытлык беренче планга чыга. Кеше төп капиталга әверелә. Законнардагы соңгы үзгәрешләр, шулай ук гамәлгә ашырылган проектлар һәм программалар нәкъ менә шушы стратегик бурычны — икътисадны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне хәл итүгә юнәлдерелгән».

Татарстан – Россиядә һөнәри осталык буенча чемпионатларда лидер төбәкләрнең берсе. 2013 елдан республикада «Ворлдскиллс» хәрәкәте актив үсә, ә 2022 елдан Татарстан командасы «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатында уңышлы катнаша һәм даими рәвештә югары нәтиҗәләргә ирешә. 2025 елда республика җыелма командасы һөнәри осталыклары өчен 243 медаль һәм 72 медаль яулады. 2026 елда чемпионатның төбәк этабы 367 компетенция буенча узды, анда 6000нән артык кеше катнашты.

Бу саннар, Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстанның югары квалификацияле кадрлар әзерләү эшенең зурлыгын һәм нәтиҗәлелеген ачык раслый. «Әлбәттә, мәгариф оешмалары һәм эш бирүчеләрнең тыгыз хезмәттәшлегендә генә әйдәп баручы предприятиеләр өчен кирәкле белгечләр әзерләргә мөмкин. Бу ике якның да кызыксынуы: эш бирүчеләргә квалификацияле кадрлар кирәк, ә мәгариф системасына – базарның реаль бурычлары һәм таләпләре. Нәкъ менә шушы бурычларны хәл итү өчен «Профессионалитет» кебек федераль проектлар булдырылды да инде», – дип басым ясады Марат Әхмәтов. Татарстан парламенты башлыгы вазыйфаларын башкаручы бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк дип саный, бигрәк тә хәзер ясалма интеллект юнәлешләре һәм яңа технологияләр актив кертелә.

Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Роман Береснев төбәк закон чыгаручыларының икътисадны кадрлар белән тәэмин итү кебек актуаль мәсьәләләр буенча уртак эшенең әһәмиятен ассызыклады. «Бергәләп эшләү нәтиҗәсендә без уртак карарлар кабул итәбез, һәм безнең фикерне федераль дәрәҗәдә дә ишетәләр дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте Роман Береснев. – Моннан тыш, төбәк закон чыгаручылары актив рәвештә тәҗрибә уртаклаша. Аерым алганда, без яшьләргә ярдәм итү буенча үзебезнең законны, яшьләрнең авыл хуҗалыгы тармагында калуына юнәлдерелгән хокукый нигезләмәләрне эшләгән Татарстан тәҗрибәсен җентекләп өйрәндек. Тәҗрибә уникаль, һәм без алга таба да аны үстерү юнәлешендә хәрәкәт итәрбез дип ышанам».

Утырыш темасына килгәндә, Роман Береснев ассызыклаганча, бүгенге көндә, һәр тармак, агросәнәгать комплексы яки промышленность өлкәсе кадрлар җитмәү белән очрашканда, аларны әзерләү мәсьәләсе, һичшиксез, мөһим бурычка әверелә бара. Һәм монда «Профессионалитет» федераль проекты мөһим роль уйный. «Студент эскәмиясеннән эшләргә килгән кешенең яхшы әзерләнгән булуы мөһим – ниндидер белемнәргә генә ия булуы гына түгел, ә бәлки аны яңадан өйрәтергә туры килмәсен өчен  шунда ук җитештерү процессына кертелүе кирәк. Һәм монда мәгариф учреждениесе белән без кадрлар әзерли торган предприятие арасында тыгыз бәйләнеш зарур.  «Профессионалитет» көллиятләргә һәм техникумнарга керүче меңләгән өлкән сыйныф укучыларына иң кыска һәм уңайлы траектория буенча үз һөнәрләре турындагы хыялларын тормышка ашырырга һәм алга таба лаеклы хезмәт хакы белән төбәкнең әйдәп баручы компанияләренә урнашырга мөмкинлек биреп кенә калмый, ә бизнесны һәм сәнәгатьне нәкъ менә заманча предприятиеләргә кирәк булганча әзерләнгән яшь кадрлар белән дә тәэмин итә».

Татарстанда «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру турында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. Республиканың профильле министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы белән оештырылган «Профессионалитет» проекты 2022 елда старт алган, һәм Татарстан аны гамәлгә ашыру эшенә баштан ук кушылган һәм бүген эзлекле рәвештә үз нәтиҗәләрен арттыра бара.

2022 елдан Татарстанда машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, туризм, хезмәт күрсәтүләр, креатив индустрияләр, химия һәм металлургия өлкәләрендә «Профессионалитет» проектының 18 мәгариф кластеры булдырылган.  Быел шулай ук ике кластер эшли башлый: Казанның алдынгы авиапредприятиеләре белән машина төзелеше өчен Казан авиация-техник колледжы базасында һәм педагогика юнәлешен үстерү өчен Казан педагогика колледжы базасында. «Иң кирәкле күрсәткеч – студентлар санының артуы: 2022-2023 уку елында 250 тирәсе булса,  2025-2026 елларда 10 меңгә кадәр», – дип билгеләп үтте Илсур Һадиуллин.

«Профессионалитет» проекты көллиятләргә һәм училищеларга студентларны укыту өчен заманча җиһазлар алырга, укытучыларга стажировка узарга һәм сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен профессионаллар чыгара башларга мөмкинлек бирә. 2022-2026 елларда капитал салуларның гомуми күләме 2,4 млрд сумнан артып киткән, шуның 1,6 млрд сумы – федераль бюджеттан, 350 миллионнан артыгы – республика бюджетыннан, 460 миллионга якыны – предприятиеләрнең реаль инвестицияләреннән, тагын 60 миллионга якыны – көллиятләрнең үз акчаларыннан.

Киров өлкәсендә, төбәкнең мәгариф министры Наталия Бастрикова билгеләп үткәнчә, 53 учреждение урта һөнәри белем бирү программаларын оештыра, аларда 33037 студент белем ала. Ел саен өлкәдә урта һөнәри белем алучы студентлар саны арту күзәтелә.

Утырыш барышында парламентарийлар һөнәри белем бирү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклаштылар һәм әлеге тармакны үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Утырыш башланыр алдыннан парламентарийлар Киров агротехнология университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Николай Шаблин озатуында аудиторияләрне, студентларны укыту өчен трактор-тренажерлар куелган МТЗ кабинетын һәм укучылар кулы белән җыелган пилотсыз сиптерү системаларын карадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International