Алтай Республикасы делегациясе Дәүләт Советының цифрлы ресурслардан файдалану өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнә

2026 елның 22 мае, җомга, 13:43

Алтай Республикасы делегациясе вәкилләре бүген Татарстан Дәүләт Советында булдылар, анда республика парламенты Аппараты бүлекчәләре җитәкчеләре белән очраштылар. Очрашуда Дәүләт Советы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре һәм аның эшендә кулланыла торган цифрлы ресурслар мәсьәләләре каралды. Кунакларны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сәламләде.

Лилия Маврина, Дәүләт Советы эше турында сөйләгәндә, республика парламентында дистәдән артык мәгълүмат системасы кулланылуын билгеләп үтте, алар арасында электрон документ әйләнеше системасы, электрон почтаның корпоратив системасы, кире элемтә платформасы һәм башкалар бар.

«Татарстан Дәүләт органнарын цифрлаштыруның өстенлеге шунда ки, алар барысы да бердәм системада эшли, – дип белдерде Лилия Маврина. – Республикада ведомствоара хезмәттәшлек һәм белешмәләр алмашу өчен гомуми электрон пространство булдырылды. Бу эшне шактый тизләтә, матди, вакытлы һәм кадрлар ресурсларын янга калдыра, ә иң мөһиме – һәр хакимият органы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыра».

Алтай Республикасы ягыннан делегация составында – Алтай Республикасы Башлыгы администрациясе җитәкчесе Максим Жаворонков, Цифрлы үсеш министры Сергей Алымов, дәүләт хезмәте һәм документлар белән тәэмин итү һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәләре, шулай ук төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре.

«Без Татарстан Республикасында булган искиткеч тәҗрибәне өйрәнү өчен килдек, – дип басым ясады Алтай Республикасы Башлыгы Администрациясе җитәкчесе Максим Жаворонков. – Сездә ике көн булабыз, Татарстанның цифрлы үсеше белән танышабыз.  Кичә без Бәшир Рамеев исемендәге IT-паркта булдык, бу минем өчен күңелле ачыш булды, безгә республикада гамәлгә ашырыла торган проектларны тәкъдим иттеләр. Бүген шулай ук Инвестицион үсеш агентлыгында да булачакбыз».

Бүген үк Алтай Республикасы делегациясе әгъзалары өчен Дәүләт Советы буенча экскурсия оештырылды. Кунаклар парламент үзәгендә, утырышлар һәм делегацияләрне кабул итү залларында, шулай ук парламентаризм музеенда булдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International