Юрий Камалтынов: «Хөкүмәт икътисад үсешен тәэмин итү һәм социаль тотрыклылыкны саклау буенча эшне ышанычлы дәвам итә»

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе, 12:13

2025 ел нәтиҗәләре тотрыклы икътисадый үсеш күрсәтә, республика төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча Россия Федерациясендә ышанычлы рәвештә алдынгы урыннарда тора. Бу хакта бүген Дәүләт Советы утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов белдерде.

«Сессиядә хөкүмәт хисабын карау алдыннан депутатлар аның белән Дәүләт Советы комитетлары утырышлары барышында да, мөстәкыйль рәвештә дә таныша алдылар, – дип белдерде  Юрий Камалтынов. – Шулай     ук без фракцияләр һәм комитетлардан Хөкүмәткә җибәрелгән сорауларга тулы җаваплар алдык. Шуны исәпкә алып, фракция позициясен белдереп, билгеләп үтәсем килә: Хөкүмәт, Татарстан Республикасы Рәисе җитәкчелегендә, республика икътисады үсешен тәэмин итү, социаль тотрыклылыкны саклау буенча эшне ышанычлы рәвештә дәвам итә».

Юрий Камалтынов фикеренчә, санкцияләр басымы һәм геосәяси конфликтлар дәвам итүгә карамастан, Татарстанда яңа производстволар эшләтеп җибәрелә, инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла. «Хисапта республика халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән төп инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны тасвирлаучы саннар бирелгән», – дип ассызыклады «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе

Юрий Камалтынов илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталды, алар медицина, мәгариф, демография, эшмәкәрлек буенча социаль өлкәне алдан үстерү өчен кирәкле матди базаны тәэмин итәргә, күп кенә башка мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек биргән. Быел Татарстан халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм республиканың икътисадый потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән 12 илкүләм проект составында 45 региональ программаны гамәлгә ашыруда катнашуын дәвам итә.

«Республика дәрәҗәсендә дә, муниципалитетлар дәрәҗәсендә дә алдагы сайлау кампанияләре барышында җыелган сайлаучылар наказлары буенча «юл картасы»н  гамәлгә ашыру буенча системалы эшне аеруча билгеләп үтәсем килә, – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов. – Әгәр киләсе чор бюджетында әлеге юнәлешне финанслау күләмен планлы рәвештә арттыру мәсьәләсен карау мөмкинлеге булса, начар булмас иде. Безнең фракция депутатлары үткәргән сайлаучылар белән очрашулар һәм халыкны кабул итүләр, шулай ук Дәүләт Советына кергән мөрәҗәгатьләргә анализ ясау гражданнарның көндәлек тормышының күп өлкәләрендәге проблемаларның кискенлеге кимүен күрсәтә. Гражданнар мөрәҗәгатьләренең гомуми саны да кими».

 Юрий Камалтынов шулай ук, «Бердәм Россия» фракциясе фикеренчә, өстәмә игътибар бирергә кирәк булган юнәлешләрне билгеләде. Алар арасында халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсе дә бар. «Ягулыкка, запас частьләргә, хәрәкәтчән составка чыгымнар арту сәбәпле, пассажир ташучыларның базардан китү тенденциясе арта, бу, үз чиратында, маршрутлар санының кимүенә, муниципаль пассажир ташуларның катлаулылыгына китерә. Берничә мәртәбә профильле министрлык һәм муниципалитет коллегалары белән берлектә «брутто-контрактлар» кертү темасы каралды. Бәлки, бу темага яңадан әйләнеп кайтырга кирәктер, – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов. – Шулай ук «Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыруның аерым мәсьәләләре турында» 107-ТРЗ таләпләре нигезендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең төбәк стандарты бүгенге көнгә кадәр кабул ителмәгән. Аны кабул итү республикада транспортның барлык төрләрен үстерүгә ярдәм итәр иде».

Хөкүмәт хисабы буенча фикер алышу барышында күтәрелгән башка мәсьәләләр арасында Юрий Камалтынов республика программалары кысаларында торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын модернизацияләүгә, муниципалитетларда урам-юл челтәрен үстерүгә, урта һөнәри белем бирү оешмаларына ярдәмне көчәйтү өлешендә «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыруга, СВО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына реабилитация хезмәтләре күрсәтү мөмкинлеген киңәйтү буенча чаралар күрүне атады.

«Без бүгенге катлаулы шартларда төп, беренчел бурычларны билгеләү, Татарстан икътисадын алга таба үстерүнең системалы бурычларын хәл итү нигезендә халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән төп инфраструктура проектларын алга таба гамәлгә ашыруны тәэмин итү мөһим икәнен бик яхшы аңлыйбыз. Һәм безнең фракция киләчәктә дә Хөкүмәт белән республика дәрәҗәсендә дә, кирәк булганда федераль дәрәҗәдә дә, тиешле законнар базасын булдыру өлешендә нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә һәм уртак эш алып барырга әзер», – дип белдерде Юрий Камалтынов.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International