«Бердәм Россия» фракциясе утырышында «Чиста ил» федераль партия проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе, 10:16

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар депутатлар фракциясе составындагы үзгәрешләр мәсьәләләрен карадылар, шулай ук Татарстанда «Чиста ил» федераль партия проектын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Утырыш мәдәният һәм спорт үсешенә зур өлеш керткән, Динамо хәрәкәтен пропагандалаган һәм популярлаштырган, Луганск Халык Республикасы халкына һәм махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар, медицина, юридик ярдәм күрсәткән өчен, шулай ук «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан парламентарийларны Татарстан Республикасы «Динамо»иҗтимагый-дәүләт оешмасының истәлекле медале белән бүләкләүдән башланды. Истәлекле медаль белән Эдвард Габдуллаҗанов, Илшат Әминов, Рамил Әхмәтов, Данис Зарипов, Тимур Камалетдинов, Елена Кузьмичева, Алексей Созинов, Ринат Фазылов, Владимир Чагин, Евгений Чекашов, Александр Чубаров бүләкләнделәр.

Шулай ук фракциядә җиденче чакырылыш Дәүләт Советында депутат фракциясе составында үзгәрешләр турында игълан иттеләр. Фәрит Мөхәммәтшинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле барлыкка килгән «Бердәм Россия» партиясе исемлегенең вакантлы депутат мандаты Лотфулла Шәфигуллинга тапшырылды.

Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин республикада «Чиста ил» федераль партия проектын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат бирде. Проектның төп миссиясе – Россиядә экологик вәзгыятьне яхшырту һәм халыкны илнең табигый байлыкларын саклау эшчәнлегенә актив җәлеп итү.

Татарстанда проектны гамәлгә ашыру ике төп юнәлештә алып барыла. Беренчесе – системалы белем бирү-агарту эше аша экологик культураны үстерү. Икенчесе  – экологик көн тәртибенең актив тарафдарлары базасын киңәйтү. Проект нигезендә Россия Федерациясенең төп илкүләм максатлары  – «Яшәү өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит» һәм «экологик иминлек» ята.

Азат Җиһаншин Татарстанда экологик иминлекне саклау һәм торгызу эшенең ачык мисаллары арасында Саба районының Шәмәрдән авылындагы нефть белән пычранган җирләрне атады. «2020 елда «Экология» илкүләм проекты кысаларында без беренче участокны рекультивацияләүгә керештек, – дип белдерде министр. – Битум һәм нефть белән пычранган грунт калдыкларын казып алу һәм утильләштерү эшләре башкарылды. Соңыннан 12 мең квадрат метрдан артык мәйданлы участок тулысынча яшелләндерелде. 2024 елда Саба районының Шәмәрдән авылында эшләр бозылган җирләрнең берсендә дәвам иттерелде».

Моннан тыш, партия проекты кысаларында Түбән Кама районының Прости авылында һәм Минзәлә шәһәрендә чүплекләр бетерелгән. «Төп нәтиҗә – республикада яшәүче 810 мең кешенең тормыш сыйфатын яхшырту булды», – дип басым ясады Азат Җиһаншин.

Шулай ук Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Татарстандагы иң зур чүплек — Самосырово полигонын рекультивацияләү турында сөйләде. 2025 елдан тупланган зыян объектларын бетерү «Генераль җыештыру» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла. Әлеге инициатива кысаларында Татарстан территориясендә – Түбән Кама нефть химиясе комбинатының иске  полигонында һәм Нурлаттагы каты көнкүреш калдыклары полигонында тупланган зыянны бетерү буенча эшләр планлаштырылган.

2025 елда Татарстанда гомуми бюджеты 527 млн сум булган 297 табигатьне саклау чарасы гамәлгә ашырылган. Финансларның  шактый өлеше – 192 миллион сум санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүгә юнәлдерелгән.

«Татарстан халкы экология өлкәсендә югары гражданлык активлыгын күрсәтә, шул исәптән безнең традицион икеайлык кысаларында да, – дип сөйләде Азат Җиһаншин. – Узган ел нәтиҗәләре буенча 350 меңнән артык татарстанлы өмәләрдә катнашты. ККК полигоннарына 340 мең кубометр чүп-чар чыгарылдын, 8,5 мең берәмлек махсус техника җәлеп ителде. 350 меңләп агач һәм куак утыртылды».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International