«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе, 09:55

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды. Депутатлар «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте белән махсус эш урыннары булдыру, СВО ветераннары, шул исәптән республика предприятиеләрендә инвалидлар өчен гарантияләр һәм компенсацияләр мәсьәләләре буенча уртак күчмә утырыш уздыру планы турында фикер алыштылар.

«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов билгеләп үткәнчә, 29 апрельдә депутатлар төркеме иҗтимагый хәрәкәт белән берлектә күчмә утырыш уздырырга планлаштыра, аның кысаларында депутатлар, профильле миснитерлыклар һәм ведомстволар, аерым алганда хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, пенсия һәм социаль иминият фонды, Профсоюзлар федерациясе вәкилләре СВО ветераннарын, шул исәптән инвалидларны эшкә урнашу һәм гарантияләр мәсьәләләре буенча фикер алышачак..

 «Без утырыш программасына турыдан-туры әлеге мәсьәләләр белән шөгыльләнүче хезмәтләр һәм ведомстволарның чыгышларын кертергә тырыштык, шулай ук СВО ветеранын чакырдык, ул үз мисалында социаль һәм хокукый якланганлык турында сөйләячәк», - дип билгеләп үтте «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова.

Утырыш башланганчы "Заречье" хәрби һәм хезмәт даны музее буйлап экскурсия, шулай ук Казан дары заводы хезмәткәрләре – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының  Дан аллеясы мемориалына чәчәкләр салу тантанасы планлаштырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International