Лилия Маврина гражданнар кабул итте

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе, 13:09

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Депутатка Казан шәһәрендә яшәүче Роза Каратай мөрәҗәгать итте. Ул үзенең абыйсы – танылган табиб, медицина фәннәре докторы, профессор, өченче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының элеккеге урынбасары Шамил Сәгыйть улы Каратайга мемориаль такта куюда ярдәм итүен сорады.  Шамил Каратай шулай ук республикада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы катастрофалар медицинасы үзәге составында экстрен медицина ярдәме территориаль хезмәтен булдыручы буларак билгеле. 2027 елда оешма 35 еллыгын билгеләп үтәчәк. "Бу датага мемориаль такта урнаштыру яхшы булыр иде", – диде Роза Каратай.

Шулай ук Дәүләт Советы Секретарена Казаннан күп балалы ана мөрәҗәгать итте.

Кабул итү йомгаклары буенча мөрәҗәгать итүчеләргә кирәкле аңлатмалар бирелде, барлык сораулар эшкә алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International