Фәрит Мөхәммәтшин геройларга: «Сез батырлык, шәфкатьлелек һәм игелек юлын сайладыгыз»

2025 елның 21 ноябре, җомга, 15:34

Бүген Казанның «Вертолет» яшьләр үзәгендә «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Ел саен әлеге премияне тапшыру «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе һәм «Яшь гвардия» инициативасы белән оештырыла. Әлеге проект кысаларында, гадәттәгечә, гадәти тормышта батырлык  гамәлләре кылган, кемнеңдер тормышына куркыныч янаган битараф калмаган кешеләрне хөрмәтлиләр. Лауреатларга бүләкләрне Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бүләкләү тантанасы бөтен ил өчен әһәмиятле булган Ватан Геройлары көне алдыннан уза, ул 9 декабрьдә билгеләп үтеләчәк. «Бу үзенчәлекле бәйрәм, чөнки ул Ватанга хезмәт итүнең, фидакарьлекнең, батырлыкның һәм кешеләрне яратуның иң яхшы үрнәкләре белән бәйле, – дип басым ясады парламент җитәкчесе. – Батырлыкка һәрвакыт урын бар. Балалар өчен көндәлек тормышта бу – уку, якыннары турында кайгырту, мохтаҗларга ярдәм итү».

Безнең дәүләтнең бөтен тарихы геройлар исемнәре белән бәйле, дип ассызыклады парламент җитәкчесе. Татарстанда хәзерге вакытта 11 Социалистик Хезмәт Герое, 3 Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры һәм Россия субъектлары башлыклары арасында беренче Россия Федерациясе Хезмәт Герое – Минтимер Шәрип улы Шәймиев яши. «Безнең үсеп килүче буын нәкъ менә шундый батырлык үрнәгендә тәрбияләнә», – дип саный парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин залда утыручы яшь геройларга, лауреатларга һәм премия җиңүчеләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Күп кенә вакыйгалар тетрәндерә, бигрәк тә «Яшь геройлар» номинациясендә, – дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Советы Рәисе тантанада катнашучыларга. – Кемнәрдер, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, кешеләрне коткару өчен янган йортка ташланалар. Башкалары еллар буе волонтерлык эшчәнлеге алып баралар, күп балалы гаиләләргә, балаларга, өлкәннәргә, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәләр. Кемдер укуда, спортта, мәдәнияттә, фәндә югарылыкка ирешә – һәм үз үрнәге белән дөрес мотивация, тырышлык һәм хезмәтнең һәрвакыт нәтиҗә бирүен күрсәтә. Һәм, әлбәттә, көн саен махсус хәрби операция зонасында безнең сугышчылар зур батырлыклар күрсәтә».

«Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе, Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, 2013 елдан башлап ел саен «Яшь Гвардия» химаясендә, Дәүләт Советы, «Бердәм Россия» һәм республика Яшьләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Бу вакыт эчендә 258 күкрәк тамгасы тапшырылган, шуларның 192се – өлкән татарстанлыларга һәм 66 – яшь геройларга.

 «Чынлыкта кечкенә һәм зур геройлар булмый. Чын геройлар бар, – дип ассызыклады республика парламенты җитәкчесе. – Бүген без бу елның Чын Геройларын хөрмәтлибез – аларның һәркайсы ихтирамга һәм рәхмәткә лаеклы гамәл кылган. Сез – төрле һөнәр ияләре, төрле тормыш юлы, төрле хыяллар һәм максатлар белән яшисез. Әмма сезне иң мөһиме – ачык йөрәк, җаваплылык хисе һәм башкаларга ярдәм итү теләге берләштерә. Бу бик кыйммәт тора. Сез батырлык, шәфкатьлелек һәм игелек юлын сайладыгыз һәм үзегезнең гражданлык һәм кешелек бурычыгызны лаеклы үтисез».

Фәрит Мөхәммәтшин «Гуманитар ярдәм» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Күкрәк билгеләренә Татарстан районнары башлыклары, шулай ук предприятие һәм уку йортлары җитәкчеләре ия булды. Алар – битараф булмаган татарстанлылар, Россиянең яңа территорияләрендәге һәм Татарстан шефлыкка алган шәһәрләрдәге хәрби хезмәткәрләребезгә һәм тыныч халыкка  ярдәм күрсәтү буенча гуманитар миссияләр оештыралар.

Бүген чарада ветеран, Ленинград камалышында яшәгән 93 яшьлек Зинаида Бушуеваны аерым котладылар. Ул 1932 елның 1 октябрендә Карелия АССРның Петрозаводск районы Соломенное бистәсендә туа. Ленинград камалышын кичерә. Үзәк телеграфта элемтәче булып эшли. Хәзерге вакытта ул даими рәвештә вакыйгалар үзәгендә тора һәм районда, шәһәрдә һәм республикада уздырыла торган чараларда актив катнаша. Зинаида Григорьевна – «Бөек Ватан сугышы ветераннары – блокададагы герой-шәһәр Ленинградта яшәүчеләр» җирле Казан шәһәре иҗтимагый оешмасының Яңа Савин бүлекчәсе рәисе.

«Сез – Татарстанда ничек намуслы яшәргә һәм эшләргә кирәклеген күрсәтүче үрнәк», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, Зинаида Бушуевага мөрәҗәгать итеп.

Быел бүләкләү дүрт номинация буенча узды: «Гуманитар ярдәм», «Яшь герой», «Безнең заман герое» һәм «Татарстан иреклесе». Шулай ук премия кысаларында махсус хәрби операция ветераннарын хөрмәтләү дә узды. Иң кечкенә геройга – 7, иң олысына 85 яшь. 

Яшел Үзәннән җиде яшьлек Аврора Баринова, нәни генә  булуына карамастан, әти-әниләре белән бергә махсус хәрби операция зонасындагы безнең көрәшчеләргә ярдәм итә. Моннан тыш, Аврора шигырьләрне бик яхшы укый, шуның белән дә алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итә.

85 яшьлек Сәвия Шакирҗанова – Казаннан «көмеш» волонтер. Ул – Лисичанск шәһәре өчен гуманитар ярдәм җыю буенча штаб җитәкчесе, 2025 елның октябрендә гуманитар йөкнең 28 нче партиясен җибәргән, «Казан волонтеры» мактау билгесе белән бүләкләнгән.

Агымдагы елның апрелендә Түбән Камада унбер яшьлек Каролина Смородинова фатирдагы янгын вакытында, энесен һәм сеңлесен коткарып, утны сүндерергә тырышкан. Кыз туганнарын төтеннән саклау өчен балконга алып чыккан. Урынга килгән коткаручылар балаларны оператив рәвештә аска төшергәннәр.

17 яшьлек казанлы Ибраһим Әхмәдуллин шәһәрләрне пилотсыз очкыч һөҗүмнәреннән саклау ысулын уйлап таба. Аның проекты профессиональ хәрбиләрне гаҗәпләндергән һәм «Россиянең милли байлыгы» Бөтенроссия талантлы яшьләр казанышлары конкурсында җиңгән. Аның җайланмасы пилотсыз очкыч двигательләренең җылылык нурланышын 50 км га кадәр ераклыктан терки һәм челтәрдә башка модульләр белән эшли, шәһәр тирәли саклагыч периметр булдыра.

2025 елның июлендә Казан–Анталья төнге рейсы вакытында Яр Чаллыдан реаниматолог Марат Алмакаев самолет бортында кискен генә хәле  начарланган пассажирны коткарган, медик шунда ук пассажирга ярдәм иткән һәм аның хәлен тотрыкландыра алган.

Бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы депутатлары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

«Зур һәм кечкенә батырлык булмый, – дип килешә парламент башлыгы белән Дәүләт Советы депутаты Артур Габделҗанов. – Батырлык – күп нәрсәне  үз эченә алган төшенчә. Дөнья бик катлаулы, конфликтлар, янгыннар, юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыга, һәм батырлык өчен урын һәрвакыт табылачак. Тылдан фронтка гуманитар йөк тапшыручылар, шулай ук моны җыйган кешеләрнең күңелләрен һәм йөрәк җылысын тапшыралар. Бу Җиңүне якынайту өчен бик мөһим. Бу да батырлык – илтергә, кире кайтырга һәм яңадан барырга».

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International