СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
Бүген Казан федераль университетының Император залында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты гыйльми советының тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр Академиясе академигы, Дәүләт Советының беренче, икенче, өченче чакырылыш депутаты (1995-2009 еллар) Индус Таһировка 90 яшь тулуга багышланган киңәйтелгән тантаналы утырышы узды. Юбилярны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт һәм парламент депутатлары исеменнән ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
28
май, 2026 ел
Бүген Алексеевск районында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты дәүләти-хосусый партнерлык турындагы законнарны мониторинглау кысаларында «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә концессион килешүләрне әзерләүнең һәм гамәлгә ашыруның законлы һәм гамәли аспектлары» темасына түгәрәк өстәл уздырды. Комитет рәисе Рәгать Хөсәенов үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев катнашты.
28
май, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә, тыныч вакытта СССР һәм Татарстан АССР икътисады һәм мәдәнияте үсешенә күренекле якташларыбызның керткән өлеше» Бөтенроссия хәрби-патриотик, туган якны өйрәнү, тарихи-агарту конференциясе узды. Конференцияне уздыру инициативасы белән Дәүләт Советында КПРФ фракциясе әгъзалары чыккан иде. Чарада КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, КПРФ фракциясе координаторы Фәдбир Сафин, ветераннар оешмалары вәкилләре, галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, педагог-тарихчылар, студентлар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ