Татарстан – кече һәм урта бизнестан сатып алулар күләме буенча регионнар лидерлары өчлегендә

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе, 14:00

Дәүләт һәм муниципаль сатып алуларның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре бүген Дәүләт Советында узган Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында каралды. Моннан тыш, парламентарийлар инвестиция эшчәнлеге турындагы республика законының аерым статьяларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаветдинов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта коронавирус пандемиясе, санкцияләр басымы кебек факторлар республиканың бөтен икътисадын үзгәртеп коруга йогынты ясаган.  

Мондый катлаулы шартларда дәүләт комитеты, Искәндәр Баһаветдинов әйтүенчә, үзәкләштерелгән сатып алуларны урнаштыру аша үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү буенча эш алып баруын дәвам итә. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгының федераль электрон сәүдә мәйданчыгы базасында төзелгән Республика маркетинг үзәге эше сизелерлек өлеш кертә. Әлеге үзәк эчке ихтыяҗны стимуллаштыру инструменты булып тора һәм илдә җитештерелә торган импортны алыштыра торган продукция турында мәгълүмат җыярга, эшчәнлекләре импортка бәйле булган заказчыларга алмаш продукция эзләүдә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

2024 елда республиканың Маркетинг үзәге ресурсларында 5 меңнән артык Татарстан эшкуары – КУЭ субъектлары һәм КУЭ категориясе предприятиеләре теркәлгән. ТР Дәүләт сатып алулары комитеты вәкиле мәгълүматы буенча, елдан-ел резидентлар саны арта.  

Татарстан кече һәм урта бизнестан сатып алулар күләме буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала төбәкләр лидерлары өчлегенә керә.

Коррупциягә каршы сәясәт өлкәсендәге проблемалар турында сөйләгәндә Искәндәр Баһаветдинов планнан тыш тикшерүләр барышында ачыкланган хокук бозулар фактларына игътибар итте. Аерым алганда, ул заказ бирүче һәм башкаручы тарафыннан дәүләт һәм муниципаль контрактларда формулировкаларга ирекле үзгәрешләр булу мисалын китерде. Шулай ук, аның әйтүенчә, баш учреждениеләр тарафыннан һәрвакытта да тиешле контроль алып барылмый.

Сатып алулар өлкәсендә хокук бозулар, ведомство вәкиле әйтүенчә, нигездә, монополиягә каршы законнарны һәм суд практикаларын белмәүне дә кертеп, белемнәрнең җитәрлек булмавы белән бәйле. Бу нисбәттән хезмәткәрләрнең квалификациясен даими күтәрүне оештыру тәкъдим ителде.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышканда депутатлар китерелә торган товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты өчен җаваплылык мәсьәләсе белән кызыксындырды. “Бәя түбәнрәк булган саен сыйфат та кими", – диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. Депутатны продукциянең сыйфатын контрольдә тоту мәсьәләсе борчый. Искәндәр Баһаветдинов аңлатканча, бүген заказ бирүчеләр үзләре килүче продукцияне контрольдә тотарга тиеш. ТР Дәүләт сатып алулары комитеты заказчыларга ярдәм итү өчен товарлар кабул итү методикасын эшләгән. Хәзерге вакытта инде кабул ителгән товарларның сыйфатына бәйсез экспертиза уздыру мөмкинлеге карала.

Бүген үк комитет утырышында депутатлар инвестицион эшчәнлек турындагы республика законының аерым маддәләренә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар.  Документ федераль законга туры китерү максатларында эшләнгән, аның төп максаты – капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру өлкәсендә законнар базасын камилләштерү, бигрәк тә дәүләт ярдәме чаралары өлешендә.

Закон проектында дәүләт ярдәме формалары конкретлаштырыла, алар нигезендә инвестпроектларны гамәлгә ашыручы оешмалар өчен чыгымнарны каплауның ике формасы – субсидияләр һәм салым тотып калулары каралган. Шулай ук чит ил катнашындагы компанияләр өчен мөмкинлекләр киңәйтелә һәм технологик аудит тәртибе ачыклана.  Аерым алганда, инвестиция проектлары кысаларында төзелгән күчемсез милек объектларына һәм линия объектларына технологик аудит үткәрү тәртибенә аудит үткәргән өчен түләү күләме һәм әлеге түләүне алу тәртибе турында мәгълүмат кертеләчәк.

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International