Татарстан урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча федераль проектта катнашачак

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе, 14:56

Бүген Казан хореография училищесында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда депутатлар сәнгать өлкәсендә урта һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Парламентарийлар шулай ук федераль закон проектын карадылар, аның нигезендә Татарстан урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча экспериментта катнашучыларның берсе булачак. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде. Утырыш эшендә ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты.

Пленар өлеш башланганчы депутатлар Казан хореография училищесы эшчәнлеге, укыту методикасы белән таныштылар, уку аудиторияләрен һәм залларын карадылар, укытучылар һәм укучылар белән аралаштылар.

Комитет утырышында Татарстанның урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең сәнгать өлкәсендәге эше турында җентекләп фикер алыштылар. ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова билгеләп үткәнчә, быел Россиянең урта һөнәри белем бирү системасы үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Татарстанда 141 балалар сәнгать мәктәбе эшли, аларда 70 меңнән артык укучы белем ала. Республика Идел буе федераль округында балалар сәнгать мәктәпләре саны буенча беренче һәм Россиядә бишенче урында тора.

Татарстанда сәнгать өлкәсендә урта һөнәри белем бирү программаларын 9 учреждение гамәлгә ашыра, шул исәптән Казан, Әлмәт, Түбән Кама музыка көллиятләре, хореография, театр һәм сәнгать училищелары, халык һөнәрчелеге техникумы һәм Алабуга һәм Яр Чаллыдагы мәдәният һәм сәнгать көллиятләре. «2024 елда бу уку йортларында 2416 студент белем алды, 2025 елда – 2422, – дип сөйләде Юлия Әдһәмов. – Үсеш бар, гомуми демографик чакырулар һәм абитуриентлар өчен конкуренция булганда, ул сизелерлек казаныш булып тора. Бигрәк тә студентларның күпчелеге бюджет нигезендә белем алуы мөһим, быел аларның саны 1944 кеше, ягъни гомуми санның 80%ы».

Мәдәният министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, республиканың сәнгать өлкәсендәге уку йортларына конкурс бер урынга бер-икедән 16 кешегә кадәр. Иң югары конкурсларның берсе Казан сәнгать училищесында. Театр училищесында (бер урынга 7 кеше) һәм хореография училищесында (бер урынга 5 кеше) югары күрсәткечләр бар. Республика көллиятләрендә Россиянең 30дан артык төбәгеннән килгән студентлар белем ала.

"Төбәкара мондый ачыклык сыйфат күрсәткече генә түгел, ә безнең учреждениеләрнең милли сәнгать педагогикасы үзәкләре статусын раслау да. Идел буе федераль округының башка субъектлары арасында Татарстанның позицияләре иң көчлеләрнең берсе», – дип билгеләп үтте Юлия Әдһәмова.

Фикер алышу барышында депутатлар Илшат Әминов, Ркаил Зәйдуллин һәм Эмиль Гобәйдуллин тармакта хезмәт хакы күләме, ясалма интеллектның иҗади һөнәрләргә йогынтысы, креатив индустрияләр үзәген булдыру, балалар спектакльләрен арттыру мөмкинлекләре белән кызыксындылар.

Бүген үк комитет утырышында парламентарийлар урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча эксперимент үткәрү турындагы федераль законга үзгәрешләр кертүне хупладылар.

Эксперимент 2025 елның 1 апреленнән үткәрелә. Ул 9 нчы сыйныф укучыларын урта һөнәри белем бирү оешмаларына кертүнең гадиләштерелгән процедурасын күздә тота. Аларга традицион дүрт фән урынына ике фән буенча гына имтихан тапшыру җитә – рус теле һәм математика.

Проектны гамәлгә ашыруның сынау субъектлары сыйфатында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Липецк өлкәсе сайланган. Эксперимент үткәрү нәтиҗәләре буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үтмәгән тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар саны 40% ка диярлек кимегән: 2024 елда 3347 кешедән 2025 елда 2057 кешегә кадәр. Төзелеш, металлургия, машина төзелеше, цифрлы технологияләр, педагогика һәм медицина өлкәсендә кирәкле һөнәрләргә кабул итү арткан.

Хәзер закон проекты экспериментта катнашучы регионнар исемлеген Татарстан Республикасы, шулай ук Ростов, Тверь һәм Төмән өлкәләре белән тулыландырып киңәйтергә тәкъдим итә. Моннан тыш, документ эксперимент үткәрү чорын 2029 елга кадәр озайтырга тәкъдим итә.

"Экспериментны гамәлгә ашыру, хезмәт базары үзенчәлекләрен, социаль-икътисадый үзенчәлекләрне һәм тиешле төбәктә белем бирүнең гомуми дәрәҗәсен исәпкә алып, укучыларның үз ихтыяҗларын да, шулай ук ил субъектларының ихтыяҗларын да исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк», – дип  басым ясады  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International