Депутатлар округларда

2026 елның 10 апреле, җомга, 12:00

10 апрельдә Дәүләт Советына Азнакай политехника техникумы студентлары килде. Яшьләр белән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов очрашты. Депутат кунакларга комитет эше, шулай ук парламентның закон чыгару эшчәнлеге турында сөйләде. Моннан тыш, студентлар өчен Дәүләт Советы бинасы буйлап экскурсия үткәрелде.

10 апрельдә Питрәч районында депутат Фәнис Нурмөхәммәтов мөмкинлекләре чикле малайга махсус ризык һәм кирәкле медикаментлар тапшырды. Аның әнисе дүрт баласын ялгызы үстерә.

9 апрельдә Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин эш сәфәре белән Буа районына барды. Көннең беренче яртысында парламентарий гражданнарны кабул итте. Халык үз бизнесын башлап җибәрү өчен социаль контракт алу, сыйфатлы мобиль элемтәне торгызу, җирле гыйбадәтханәне торгызуда ярдәм итүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Шул ук көнне Ринат Гайзатуллин Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Депутат яшәү һәм туклану шартларын бәяләде, анад яшәүчеләр белән аралашты. Сәфәр нәтиҗәләре буенча, парламентарий учреждениенең мунча бинасында ишекләрне алыштыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

9 апрельдә Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе  Камил Гыйльманов эш сәфәре белән Ютазы районына барды. Яссы-Тугай авылында ул яңа мәчеттә манара кую тантанасында катнашты, аны ачу май башына планлаштырылган. Парламентарий Ютазы мәктәбендә һәм Урыссуның 3нче мәктәбендә педагоглар белән очрашты. Мәктәп укучыларының иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.

Шул ук көнне Камил Гыйльманов гражданнарны кабул итте һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында катнашты. Очрашуда 2025 елга эш йомгаклары каралды, агымдагы елга планнар билгеләнде, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтүгә, катлаулы тормыш хәлләрендә гаиләләргә ярдәм итүгә һәм яшьләрнең ялын оештыруга кагылышлы сорауларга аерым игътибар бирелде.

9 апрельдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казанның 82 нче мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары белән очрашты. Балигъ булмаганнарның җинаятьчелеген һәм хокук бозуларын профилактикалау темасы буенча фикер алыштылар. Балалар цифрлы мохиттә яшьләр очраша торган заманча куркынычлар турында сөйләделәр. "Укучылар белән шәхси җаваплылык һәм хокукый нәтиҗәләр мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Аерым билгеләп үткәнчә, теләсә нинди шикле яки аңлаешсыз хәлләр килеп чыккан очракта ата-аналар, укытучылар һәм остазлар белән булган хәлләрне һичшиксез уртаклашу мөһим», – дип  белдерде Ольга Воронова.

8 апрельдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов республика парламентында гражданнарны кабул итте. Депутатка Казанда яшәүче ханым мөрәҗәгать итте. Ул – Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат һәм Рәис урынбасарыннан оештыру һәм процедура мәсьәләләре буенча тиешле консультация алды. 

8 апрельдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казан шәһәре Совет районы депутатлар берләшмәсе утырышында катнашты. Территорияне үстерү планнары һәм перспективалары, сайлаучыларның наказларын үтәү турында фикер алыштылар. Совет районы депутатлар берләшмәсенә өч дәрәҗәдәге – федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге парламентарийлар керә. 

8 апрельдә  А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Апрель» тернәкләндерү үзәгенең 25 еллыгына багышланган тантаналы чарасы узды. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов исеменнән үзәк директорына күпьеллык хезмәте, эшкә тугрылыгы һәм Татарстанда инклюзия үсешенә керткән зур өлеше өчен Рәхмәт хатын Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова тапшырды. Бәйрәм программасы үзәктә тәрбияләнүчеләрне, аларның ата-аналарын, хезмәткәрләрне һәм кунакларны берләштерде. Фойеда тернәкләндерү узучы балаларның тормышы һәм казанышлары турында фотокүргәзмә урнаштырылган иде.

8 апрельдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов эш сәфәре белән Зәй районына барды. Парламентарий «Зәй Сезнең белән» дип аталган маскировка челтәрләре үрү цехын карады. Әлеге волонтерлык проекты махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм күрсәтүче битараф булмаган район халкын берләштерә. Депутат проект җитәкчесе Елена Хисаметдинованың бу эшкә керткән өлешенә аерым игътибар бирде. Актив иҗтимагый эшчәнлеге, эшне югары дәрәҗәдә оештыруы һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлеше өчен ул «Ярдәм яңәшә!» республика хәрәкәтенең Мактау  грамотасы белән бүләкләнде.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте коронавирус пандемиясе вакытында мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен барлыкка килгән иде. Хәзер бу хәрәкәт фронтка ярдәм итә.

Ринат Фазылов шулай ук Зәйнең 6 нчы мәктәбендә булды һәм андагы музейны карады. Музейда укучылар педагоглар белән бергә илебезнең, республиканың һәм туган шәһәребезнең истәлекле вакыйгалары турында истәлекләрен саклыйлар. Экскурсиядән соң депутат өлкән сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде, алар белән яшьләрне хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.

8 апрельдә Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов Казанда узган Россия онкологларының XIV съездының паллиатив секциясендә чыгыш ясады. Парламентарий докладын үзе җитәкләгән ике Казан хосписының эш тәҗрибәсенә багышлады. «Эштәге яңа юнәлешләр турында сөйләдем. Болар –  «Наташа» хосписында паллиатив авыруларны карарга өйрәтү өчен симуляция кабинеты ачу, шулай ук паллиатив тернәкләндерү залы эше», – дип билгеләп үтте Владимир Вавилов.

8 апрельдә Нурлат районында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестиваленең зона этабы узды. Ачылу тантанасында Дәүләт Советы депутатлары Камил Гыйльманов һәм Шамил Яһудин катнашты. Иң яхшы династиянең мактаулы исеме өчен Аксубай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Ютазы һәм Нурлат районнарыннан гаилә командалары көрәште. Шәһәрнең Мәдәният сарае гореф-гадәтләр бәйрәмен үткәрү мәйданчыгына әверелде. Конкурс сынаулары йомгаклары буенча Нурлат районыннан Артамоновлар гаиләсе җиңү яулады.

8 апрельдә Казанда Бөтенроссия венчур форумы старт алды. Бер көн алдан Казан дәүләт мәдәният институты оештырган «Мәдәният бизнес өчен – бизнес мәдәният өчен» темасына сөйләшү булды. Тармакның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда Дәүләт Советы депутаты Артур Габделҗанов катнашты, ул Россиянең ясалма интеллектны куллану буенча дөньяда 30 нчы урында торуын сөйләде. Илдә эшмәкәрләрнең нибары 2% ы гына эштә ясалма интеллект куллана. «Әгәр интернет мәгълүматны җыйган, саклаган һәм тараткан икән, ясалма интеллект анализлый һәм өйрәнә. Ә генератив ясалма интеллект югары тәртиптәге иҗади индустрия тудыра», – дип белдерде депутат.

7 апрельдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашты. Парламентарийга 6 кеше мөрәҗәгать итте. Васыятьне дәгъвалау, СВО катнашучылары өчен реабилитация үзәге ачу буенча активистлар инициативасы, шулай ук хәрби хәрәкәтләр зонасына гуманитар ярдәм җибәрүне оештыру белән бәйле мәсьәләләр каралды. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.

7 апрельдә Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Габделхаков һәм Олег Власов Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә очрашу үткәрделәр. Мөрәҗәгатьләрнең иң актуаль темалары булып торак шартларын яхшырту, территорияләрне төзекләндерү, йортларга капиталь ремонт ясау, су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу, газлаштыру, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, күп балалы гаиләләргә һәм СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү тора.  Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.

6 апрельдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов Казан дәүләт медицина университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Айрат Фәррахов белән бергә ветеран Наил Әмировны туган көне белән котлады – аңа 87 яшь тулды. «Минем өчен ул – чын терәк һәм үрнәк. 20 елдан артык Наил Хәбибулла улы КДМУны җитәкләде, илебезнең медицина белеме тарихында якты эз калдырды», – диде Алексей Созинов.

6 апрельдә депутат Илдар Шамилов өстәл теннисы буенча «КАМАЗ» ГАҖ беренчелегендә җиңүчеләрне бүләкләде. Турнирны автогигантның беренчел профсоюз оешмасы оештырды. Ярышларда предприятиенең 60тан артык хезмәткәре катнашты. Турнир аерым әһәмияткә ия, ул өч истәлекле датага багышлана: «КАМАЗ» ГАҖ профсоюз оешмасының 55 еллыгына; Яр Чаллыга нигез салынуга 400 ел тулуга һәм илнең автомобиль һәм авыл хуҗалыгы машиналары төзү профсоюзының 35 еллыгына.

3 апрельдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров Кыргызстанның энергетика буенча министры, Евразия икътисадый комиссиясенең Энергетика һәм инфраструктура буенча коллегия әгъзасы Арзыбәк Кожошев белән очрашты. «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумы кысаларында делегатларга КДЭУ һәм Татарстанның энергетика объектларын күрсәттеләр. Шулай ук кунаклар өчен Казанның тарихи урыннары һәм Г.Камал театры бинасы буйлап экскурсияләр оештырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International