Марат Әхмәтов март аенда Идел буе федераль округы төбәк парламентлары башлыклары арасында медиарейтингта икенче булды

2026 елның 10 апреле, җомга, 17:19

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов агымдагы елның мартында беренче тапкыр федерация субъектлары закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингына керде һәм анда сигезенче урынны алды. Идел буе федераль округы төбәкләре парламентлары җитәкчеләре арасында ул икенче позициядә урнашты, дип хәбәр итә рейтингны әзерләгән "Медиалогия" компаниясе.

Рейтингның лидеры булып Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов калды. Икенче урында Мәскәү өлкә Думасы спикеры Игорь Брынцалов. Өченче позициядә - Свердлау өлкәсе парламенты башлыгы Людмила Бабушкина, ул өч бачкычка күтәрелде.

Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыены Рәисе Евгений Люлин - Идел буе федераль округы төбәкләре парламентлары җитәкчеләренең берсе, ул Марат Әхмәтовны медиарейтингта узып китте, алтынчы урынны алды.

Медиарейтингның беренче унлыгына шулай ук Санкт-Петербург, Краснодар крае, Әстерхан өлкәсе, Дагыстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре закон чыгару органнары башлыклары - Александр Бельский, Юрий Бурлачко, Игорь Мартынов, Заур Аскендеров һәм Алексей Шапошников кергән.

Рейтинг "Медиалогия" ММЧ системасы базасы нигезендә Россия массакүләм мәгълүмат чаралары буенча төзелгән, ул 109 меңнән артык чыганакны үз эченә ала. Бу телеканаллар, радиостанцияләр, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет-ММЧ. Рейтинг өчен мәгълүматлар 2026 елның 7 апрелендә исәпләнгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International