Ислам дөньясының мәдәни башкаласы-2026: Фәннәр Академиясендә 1020 еллык Казан феномены турында фикер алыштылар

2025 елның 21 ноябре, җомга, 14:52

Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә, шәһәр нигезләнүгә 1020 ел тулуга багышланган «Меңьеллык Казан» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә Дәүләт Советы Рәисе, ТР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, сәясәт фәннәре докторы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Казан өчен юбилей елында фәнни конференция үткәрү инициативасы белән ТР Фәннәр Академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты чыккан иде. Фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре алдынгы тәҗрибә белән уртаклаштылар, Казанның һәм башка борынгы шәһәрләрнең меңьеллык тарихына бәйле мәсьәләләрне өйрәнүнең яңа алымнары, шулай ук шәһәр агломерацияләре һәм мегаполислары турында тармак энциклопедияләре төзү методологияләре турында фикер алыштылар. Форумда Мәскәү, Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Саранск, Ульяновск, Уфа, Чабаксар һәм башка фәнни үзәкләрнең әйдәп баручы галимнәре, тарихчылары, культурологлары, икътисадчылары һәм энциклопедистлары катнашты. Конференциягә шулай ук республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, фәнни-тикшеренү оешмалары, мәдәният учреждениеләре вәкилләре, югары һәм гомуми белем бирү уку йортлары педагоглары чакырылган иде.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин әлеге тематика буенча фәнни дискурс уздыруның актуальлеген билгеләп үтте. «Татарстан Республикасы Рәисе игълан иткән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы алдыннан мондый игътибар аеруча символик мәгънәгә ия», – дип басым ясады парламент җитәкчесе. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, 2020 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. «Бу исем казанлыларның Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш кертүен һәм хезмәт батырлыгын ассызыклый», – диде Дәүләт Советы Рәисе. 

  Фәрит Мөхәммәтшин Казанның уникаль тарихи юлын һәм Татарстан башкаласының Европа белән Азия арасындагы мәдәни күпер ролен аерым билгеләп үтте.  «Казан евразиячелек феноменының табигый гәүдәләнешләреннән берсе булып тора. Европа белән Азияне, Көнбатыш белән Көнчыгышны тоташтырган борынгы сәүдә юлларында Идел елгасы буенда урнашкан Казан төрки-славян яки ислам-православие бердәмлегенең табигый рәвештә бер-берсенә үрелүе гәүдәләнешенә әверелде», – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Казан, бөтен республика кебек үк, күпмилләтле. Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, башкалада 115 милләт вәкилләре яши (Татарстанда – 175), шәһәрдә 136 гыйбадәт объекты эшли: 70 мәчет, 45 православие гыйбадәтханәсе, 5 иске обряд гыйбадәтханәсе, 13 чиркәү һәм синагога. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, рухи объектларны торгызуга зур игътибар бирелә. Соңгы 20 елда гына «Кол Шәриф» мәчетенә, Благовещение һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборларына «җан өрелде». Парламент башлыгы шулай ук Татарстан башкаласында яңа Җәмигъ мәчетен төзүгә әзерлек тәмамлануын, Казан Богородица монастыре комплексын торгызу проектын гамәлгә ашыру ахырына якынлашуын искәртте.  «Безнең республика һәм аның башкаласы белән таныш булган һәркем төрле милләт һәм конфессия кешеләренең үзара ышанычын һәм хөрмәтен югары бәяли, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Без ил Президенты Владимир Путинның Казанның бердәм Россия милләтен формалаштыруда, Россия халкын берләштерүдә кабатланмас тарихи роль уйнавы турында әйткәннәренә  тирән рухлану һәм рәхмәт белән карыйбыз».

Дәүләт Советы Рәисе Казанның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләгәндә, Татарстан башкаласында туып үскән кешеләрнең иҗади мирасының байлыгын ассызыклады, алар арасында – күренекле дәүләт эшлеклеләре, галимнәр һәм фикер ияләре, язучылар һәм шагыйрьләр, иҗади интеллигенция вәкилләре – Мөхәммәдьяр һәм Державин, Тукай, Горький, Мәрҗани, Ленин, Завойский, Альтшулер, Зинин, Бутлеров һәм башкалар. «Бу шәхесләрнең барысы да илебезнең горурлыгы, бөек рус һәм татар мәдәниятенең бер өлеше», – басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Казан башка шәһәрләр арасында аерым урын алып тора, аңа «Россиянең өченче башкаласы», «спорт башкаласы» һәм «гомумдөнья татар башкаласы» статуслары беркетелгән. 2026 елда Татарстан башкаласы ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөртәчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин фәнни җәмәгатьчелек вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Казан тарихын өйрәнү, Казанны өйрәнү шәһәр өчен, мәгариф һәм фән үсеше өчен,  шулай ук патриотизм формалаштыруда, Россиянең мәдәни күптөрлелеген аңлауда мөһим ярдәм булып тора, дип билгеләп үтте. «Казан тарихын, башка борынгы шәһәрләр тарихын белмичә, үз шәһәреңне ярату, киләчәккә хәрәкәт итү мөмкин түгел», – дип йомгаклады сүзен Татарстан парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Фәннәр академиясе җитәкчелегенә Казан тарихына багышланган масштаблы бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен оештырган өчен рәхмәт белдерде, шулай ук галимнәрнең республика үсешенә һәм бай мирасын саклауга керткән зур өлешләрен билгеләп үтте.

Фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларга видеомөрәҗәгатендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов конференцияне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга тирән рәхмәт белдерде һәм нәтиҗәле эш, кызыклы дискуссияләр һәм уртак фәнни проектлар өчен яңа ориентирлар булдыруны теләде.

«Бүгенге конференция шәһәребезнең тарихи хәтерен саклауга зур өлеш кертә, – дип билгеләп үтте Рифкать Миңнеханов. – Ул тарихи-мәдәни мирасны тирәнтен өйрәнүгә, гомумроссия шәһәр традицияләре кысаларына кертелгән мәдәниятара хезмәттәшлек традицияләрен формалаштыру процессларына, эре урбанизацияләнгән территорияләрне заманча чынбарлыкта алга таба үстерү мөмкинлекләренә һәм башка бик күп әһәмиятле аспектларга киң перспективалар ача».

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты әйтүенчә, әлеге конференция Казанның тарихи юлын тирәнтен анализлау, Россия дәүләтен төзүдә аның уникаль ролен аңлау өчен абруйлы мәйданчык булырга тиеш.

Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «КНПО ВТИ» АҖ генераль директоры, 1991-2005 нче елларда Казан шәһәре администрациясе башлыгы булган Камил Исхаков Казанның истәлекле 1000 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек барышында галимнәр тарафыннан теләсә-кайсы шәһәрнең яшен билгеләүнең оригиналь методикасы эшләнүе турында сөйләде. Бу методика археологик табылдыкларны, язма дәлилләрне, лингвистик һәм топонимик дәлилләрне дә кертеп, шәһәрнең барлыкка килү хронологиясен билгеләргә мөмкинлек бирә торган кайбер факторларны исәпкә алган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International