Вячеслав Володин татарстанлыларны Россия көне белән котлады

2026 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 08:00

РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтовка Россия көне уңаеннан котлау юллады.

«Без илебез, аның меңьеллык тарихы, бай мәдәнияте һәм традицияләре, күпмилләтле халкыбызның батырлыклары һәм уңышлары белән горурланабыз. Ватанга мәхәббәт, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык, дәүләтнең үсеше һәм чәчәк атуы турында кайгырту безнең халкыбызны берләштерә, Россияне көчлерәк итә», – диелә телеграммада.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International