Депутатлар округларда

2026 елның 11 июне, пәнҗешәмбе, 14:07

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Парламентарийлар гражданнарны кабул итте, халык белән очрашты, муниципаль берәмлекләр советлары утырышларында катнашты.

10 июньдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров һәм Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казанның Юдино бистәсендә лейтенант Красиков урамындагы ишегалдын карадылар, хәзерге вакытта анда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча капиталь ремонт бара. Депутатларга сөйләүләренчә, бүгенге көндә Татарстанда 560 йортны төзекләндерү планлаштырылган, шул исәптән Казан буенча 246 йорт, ремонт эшләре халыкның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен исәпкә алып алып алып барыла. Ишегалдын әйләнеп чыкканда халык депутатларның игътибарын йорт подъездларының канәгатьләнерлек булмавына юнәлтте, аларга капиталь ремонт кирәк. Бу мәсьәләне парламентарийлар эшкә алдылар.

10 июньдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева һәм Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева Яшел Үзән муниципаль районы һәм шәһәре Советлары утырышларында катнаштылар. Муниципаль депутатлар территорияләрне төзекләндерү, җир, социаль-икътисадый һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

10 июньдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.  Депутатка Вознесенский бистәсендә яшәүче пенсионер Венера Хәбибуллина питбайкларда йөрүче яшүсмерләрнең тшртибенә, үз-үзләрен тотышына игътибар итүне сорап мөрәҗәгать итте.

9 июньдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Яшел Үзән районында булды. Депутат гражданнарны кабул итте.

9 июньдә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин РФ Президенты Владимир Путинның кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

9 июньдә Азнакай шәһәрендә экологик акция булып узды, анда Дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе башлыгы Алмаз Фәритов катнашты.

«Азнакайнефть» идарәсенең 70 еллык юбилеена багышланган акция кысаларында азнакайлылар 70 төп агач утырттылар. Бу агачларның авылларны һәм шәһәрне бизәп кенә калмыйча, мөһим вакыйганы искә төшереп, халыкны озак еллар сөендереп торачагына ышана чараны оештыручылар.

"Бүген утыртылган агач – тормыш символы. Бу каеннар һәм туялар нефтьчеләребезнең хезмәтенә җанлы һәйкәл булсын, чәчәк аткан районыбыз белән бергә үсеп ныгысын», – дип мөрәҗәгать итте акциядә катнашучыларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Алмаз Фәритов, үз чиратында, нефтьчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Безнең төп көч – дәвамчанлыкта. Безнең даныбызның какшамас нигезен салган, чишмә башында торган кешеләргә зур рәхмәт. Сез – безнең предприятиенең төп системасы, һәм нәкъ менә сезнең ярдәм белән без үсәбез һәм үсәчәкбез", – дип ассызыклады ул.

Быел Азнакай районында 5 мең гектар мәйданда яшь агачлар утыртылган.  Бу – районның 95 яшьлек юбилеена үзенчәлекле бүләк.

6 июньдә Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Яшел Үзән районында узган Сабантуйда катнашты.   Төп вакыйгалар "Каенлык" паркында узды. Бәйрәмгә 45 меңнән артык кеше килгән иде.

5 июньдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Яр Чаллы шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларны уку йортын тәмамлаулары белән котлады, уңышлар теләде, балалар тәрбияләгән өчен мәктәп педагогларына рәхмәт белдерде. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына дипломнар тапшыру тантанасында катнашты. Руслан Нигъмәтулин Татарстанда иҗади, архитектура һәм дизайн сәнгатен үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Депутат берничә ел дәвамында 1 нче сәнгать мәктәбен һәм аның проектларын хуплый.

5 июньдә республикада "Бердәм Россия" партиясе оештырган гражданнарны кабул итүнең тематик атналыгы тәмамланды. Бу вакыт эчендә аналар һәм балалар өлкәсендәге экспертларга 600 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 50дән артык мөрәҗәгать каралган, тагын 568 кеше җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать иткән.

Атнаның соңгы көнендә җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Советы депутатлары Камил Ногаев, Айрат Зиатдинов һәм Елена Кузьмичева гражданнарны кабул итте.

Кешеләрне барыннан да бигрәк пособиеләр һәм социаль түләүләр, мәгариф мәсьәләләре, балаларның ялы һәм үсеше, шулай ук опека һәм тәрбия темалары борчый. Моннан тыш, гражданнар торак һәм милек проблемаларын, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен күтәрделәр, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә адреслы ярдәм сорадылар, медицина һәм дарулар белән тәэмин итүдә кыенлыклар булуга зарландылар.

Барлык сораулар да эштә, кайбер карарлар инде алынган. Дәүләт Советы депутаты Айрат Зиатдиновка Лаеш районыннан шикәр чире белән авыручы йөкле хатын мөрәҗәгать иткән. Аның иске үрнәктәге инсулин помпасының яраклылык вакыты чыккан. Мәсьәлә уңай хәл ителде: мөрәҗәгать итүчене яңа помпа рәсмиләштерү өчен оператив рәвештә республика клиник хастаханәсенә җибәрделәр.

4 июньдә Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов Әлки, Алексеевск һәм Нурлат районнарында булды, анда ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе эше кысаларындагы объектларда булды.

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International