Лилия Маврина яшь хезмәткәрләргә: «Гражданнарның һәр мөрәҗәгатен йөрәк аша үткәрегез»

2025 елның 21 ноябре, җомга, 12:01

Бүген Дәүләт Советында «Яшь хезмәткәр мәктәбе» квалификация күтәрү программасы кысаларында КФУ каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тыңлаучылары өчен традицион семинар узды. Яңа эшли башлаган хезмәткәрләр әлеге курс кысаларында парламент, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутатлар төркемнәре эше, закон чыгару процессының үзенчәлекләре белән танышалар. Белем бирү программасын тыңлаучылар белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина очрашты.

Лилия Маврина курсларны тыңлаучыларга республика парламенты эшчәнлеге турында сөйләде. Ул округларда депутатлар эшенә һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым тукталды. Дәүләт Советы Секретаре дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне татарстанлыларның һәр гаризасын җентекләп карарга, аларның проблемаларын хәл итүдә битараф булмаска өндәде. «Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү – безнең мөһим миссиябез. Минем сезгә, яңа гына эшли башлаган хезмәткәрләргә, зур үтенечем бар – һәр мөрәҗәгатьне йөрәк аша үткәрегез, – дип басым ясады Лилия Маврина.  –  Республиканың дәүләт органнары кешеләр өчен эшли, шуңа күрә һәрбер мөрәҗәгать  аерым каралырга тиеш, мөмкинлек булганда, бу йөкләмәләрне конкрет ситуациядән чыгып хәл итегез».

Бүген семинар кысаларында курсларны тыңлаучылар өчен парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды.  Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр шулай ук китапханәдә һәм парламентаризм музеенда булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International