Казанда «Мәктәп экопатруле» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе, 16:29

Бүген Казанның «Әкият» курчак театрында «Мәктәп экопатруле» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс лауреатларын һәм җиңүчеләрен Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов сәламләде һәм батарея җыю буенча иң яхшы командаларны бүләкләде.

2025 елда, мәктәп укучылары ярдәме белән, Татарстанда файдаланылган 71 тоннадан артык ток чыганагы җыелган һәм чыгарылган. Акция башланганнан бирле, 2019 елдан башлап, балалар 238 тоннадан артык батарея җыйганнар һәм утильләштерүгә җибәргәннәр. "Әлеге проект үзен аклады һәм яхшы нәтиҗәләрен бирә, – дип ассызыклады Нәҗип Хаҗипов.  – Нәрсә ул экология? Бу – сезнең белән без, тормыш мохите, сәламәтлегебез, киләчәгебез. Республикабызның экологик иминлеген саклауга керткән зур өлешегез өчен Дәүләт Советы депутатлары исеменнән Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм».

«Мәктәп экопатруле» республика конкурсы Татарстан Рәисе йөкләмәсе буенча 2014 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты - мәктәп укучыларын табигатьне саклау эшенә җәлеп итү, әйләнә-тирә мохит объектларын саклау мөмкинлекләрен күрсәтү, бу «экологик иминлек» илкүләм  проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. Конкурста катнашу өчен мәктәп укучыларына «Мин - мәктәп укучысы» кушымтасын күчереп алырга, теркәлергә һәм хокук бозуларның фотосурәтләрен һәм видеосын «Мәктәп экопатруле» бүлегенә җибәрергә кирәк. Ачыкланган һәр хокук бозу, табылган чүплекләр турындагы мәгълүмат аларны бетерү өчен тиз арада экологларга тапшырыла.

«Быел без 11 нче мәртәбә нәтиҗә ясыйбыз: мәктәп укучыларыннан министрлыкка 55 меңнән артык гариза килгән, ә бүген биредә булган балалар – җиңүчеләр, – дип басым ясады ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков. – Без батарея җыю белән шөгыльләнүче укучыларга рәхмәтле. 2019 елдан 238 тоннадан артык батарея җыелган, алар полигоннарга түгел, ә Чиләбегә эшкәртүгә китә".

2024-2025 уку елында яшь экологлардан Татарстанның 12 районыннан 3 181 гариза килгән. Ә проект гамәлдә булган 11 ел эчендә экологлар мәктәп укучыларыннан чүплекләр турында 55 меңнән артык хәбәр алган. Балалар әйләнә-тирә дөнья турында кайгыртуның гади адымнан башлануын исбатлап, меңләгән хокук бозуларны таптылар һәм төзәтергә ярдәм иттеләр.

Җиңүчеләрне төрле яшь категорияләрендә «Иң актив мәктәп укучысы» һәм «Иң актив сыйныф» номинацияләрендә, шулай ук «Иң актив мәктәп», «Иң яхшы муниципаль район / шәһәр округы» номинацияләрендә бүләкләделәр.

Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар, интерактив мәйданчыкларда катнаштылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International