Депутларның округларда эшчәнлеге

2025 елның 21 ноябре, җомга, 16:30

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, халык белән очрашты, республика муниципалитетларындагы социаль учреждениеләрдә булдылар.

21 ноябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев Чистай районына эш сәфәре кылды, анда ул салым хезмәтенең 35 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасында катнашты. Депутат шулай ук тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә ТР Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатларын тапшырды.

21 ноябрьдә торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров эш сәфәре белән Түбән Кама районына барды, анда ул күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру буенча күчмә семинар-киңәшмәдә катнашты.

20 ноябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов гражданнарны кабул итте. Депутатка 3 кеше мөрәҗәгать итте. Татарстанлылар мәдәният өлкәсен үстерүгә, «Тукай юлы» туристлык маршрутын киңәйтүгә кагылышлы тәкъдимнәре турында сөйләделәр. Барлык мөрәҗәгатьләрне Марат Әхмәтов эшкә алды.

20 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов «Батырлык тартмасы» акциясен хуплады һәм хастаханәләрдә һәм хосписларда озак вакыт дәваланучы һәм тернәкләнүче балаларга бүләкләр тапшырды. Акция «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары тәкъдиме белән уза. Кабул итү пунктлары партиянең региональ бүлекчәләрендә һәм иҗтимагый ярдәм штабларында 2 декабрьгә кадәр ачык. Акциядә һәркем катнаша ала. «Батырлык тартмасы» на карандашлар, фломастерлар, буяулар, китаплар, өстәл уеннары, завод савытындагы уенчыклар, иҗат җыелмалары салырга мөмкин. Җыелган товарлар медицина учреждениеләренә тапшырылачак.

19 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйлманов Ютазы районына эш сәфәре кылды, анда ул район алдынгылары слетында катнашты. Чара мәдәният йортында узды, анда авыл хуҗалыгы, сәнәгать җитештерүе, төзелеш һәм торак-коммуналь комплексының иң яхшы хезмәткәрләре чакырылган иде. Быел алдынгылар слеты узган еллардагы күркәм традицияләрнең яңадан торгызылуы — иң яхшы предприятиеләргә күчмә байрак тапшыру белән билгеләп үтелде.

19 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев Яр Чаллы шәһәрендә гражданнарны кабул итте. Депутатка гражданнар счет-фактураларда каты көнкүреш калдыклары өчен түләүне исәпләү,  газүткәргечләрне куллану һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Аларны Олег Николаев шәхси контроленә алды. «Кешеләргә ышанычлары һәм актив позицияләре өчен рәхмәт белдерәм - бергә булганда нәтиҗәле эшли алабыз", - дип билгеләп үтте ул.

18 ноябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, Дәүләт Советы депутатлары Ольга Воронова һәм Мәгъзүм Сәлахов Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары депутатлар берләшмәсе утырышында катнашты. Утырышта төзекләндерү, инфраструктураны үстерү һәм шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшырту өлкәсендә төп шәһәр программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Очрашуның төп вакыйгасы РФ Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую булды. Әлеге документ хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге көчләрне берләштерергә һәм территорияләрне үстерү бурычларын хәл итүдә бердәм алым булыр дип көтелә.

18 ноябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов РФ Президенты Владимир Путинның Татарстан Республикасындагы кабул итү үзәгендә гражданнарны кабул итте.

18 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Яр Чаллыда гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында чаллылылар шәһәр мохитен үстерү, төзекләндерү, спорт объектлары төзү, яшьләр проектларын гамәлгә ашыру буенча сораулар һәм тәкъдимнәр җиткерделәр.

17 ноябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга  Воронова «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү үзәгендә гражданнарны кабул итте. Депутатка 4 кеше мөрәҗәгать итте, балалар пособиеләрен түләү, инвалидлар өчен парковка урыннары оештыру, инвалидларга транспорт бирү һәм балалар йортларына концерт оештыру өчен автобус бирү мәсьәләләре каралды. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.

17 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин Яр Чаллыда 2022 елның көзендә өлешчә мобилизация буенча чакырылган хәрби хезмәткәр Эмиль Нәбиуллин гаиләсен ир балалары тууы белән котлады. Күрсәткән батырлыклары өчен аңа «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Руслан Нигъмәтуллин бала тудыру йортына барып шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән яшь әти-әниләргә бүләкләр тапшырды. "Чаллыда СВО катнашучыларның гаиләсендә туган һәр баланы шундый тантаналы рәвештә каршы алу традициясе барлыкка килде, - дип билгеләп үтте депутат. - Мобилизация башланганнан бирле без хезмәттәшләребез  белән үз округларыбыздагы хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итәбез. Мондый шатлыклы мизгелләрдә аларга игътибар бирү һәм катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү мөһим».

13 ноябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев  "Әйдә ШаяРТ!" Татарстанның КВН лигасын 30 еллыгы белән котлады. Чара КВН лигасына нигез салынган шәһәр Яр Чаллыда узды. Соңгы 12 елда лига Казанда эшли. 2019 елдан  телевизион форматка күчте.  Камил Ногаев төрле еллар лигасы чемпионнарына ТР Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International