Игорь Комаров Казанга килде

2026 елның 20 июле, дүшәмбе, 20:05

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров эш визиты белән Казанга килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов каршы алды.

Эш сәфәре кысаларында Игорь Комаров Казан Изге Ана иконасы бәйрәме уңаеннан уздырыла торган чараларда һәм Казан Богородицкий ирләр монастыренда Изге Николайның Тула иконасы образы хөрмәтенә төзелгән гыйбадәтханәне изгеләндерү тантанасында катнашачак.

Иртәгә Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл гыйбадәтханәне изгеләндерү йоласын башкарачак һәм изге Литургияне җитәкләячәк. Изге Николайның Тула иконасы хөрмәтенә төзелгән гыйбадәтханә 1579 елда, табылганнан соң, Казан Изге Ана иконасын беренче булып кабул иткән урын булган. Әлеге чиркәүдә реставрация эшләре, Казан Богородица монастыренең тарихи биналарын торгызу буенча башка барлык эшләр кебек үк, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International