Камил Ногаев: «Мондый байлык бер илдә дә юк»

2026 елның 16 июле, пәнҗешәмбе, 17:15

Биләр тарих-археология музее тыюлыгы территориясендә «Сәләт» XV Халыкара яшьләр мәгариф форумының өченче сменасы ачылды. Смена 15 июльдән 21 июльгә кадәр узачак, анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан олимпиадаларда, конференцияләрдә җиңүчеләрне һәм активистларны да кертеп, 800гә якын бала катнаша. Форумда катнашучыларны ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, яшьләр эшләре буенча министр Азат Кадыйров һәм Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәйхетдинов сәламләде. 

«Форум изге җирдә уза һәм Татарстан өчен генә түгел, илнең башка төбәкләре өчен дә мөһим. Оештыручыларга мондый бәйрәм өчен рәхмәт! Сезгә укуда тырышлык, яңа дуслар табуыгызны һәм бу элемтәләрне саклап калуыгызны телим. Мондый проект бездә генә бар», – дип билгеләп үтте Камил Ногаев, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтовтан котлаулар тапшырып.

«Сәләт»тәге  девизларны ишеткәч, яктырак яшисең килә, көчең артуын тоясың. Бу ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, ә Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге  елы дип игълан ителде. Бездә 190 дан артык милләт яши, һәм мондый байлык дөньяның бер генә илендә дә юк. «Сәләт» проекты телне, мәдәниятне, тарихны һәм мәгърифәтне популярлаштыру өчен күпне эшли. Без, нинди  милләттән булуыбызга карамастан, бердәм булырга тиеш. Безнең көч – бердәмлектә!» –  диде Камил Ногаев.

Смена программасы алты юнәлешне үз эченә ала: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр, тамырлар, экология һәм лидерлык. «Иҗат» юнәлеше кысаларында өч лаборатория эшли – «Бию», «Театр» һәм «Музыка». Биредә катнашучылар тәҗрибәле остазлар белән бергә татар телендә уникаль иҗади продуктлар булдырачаклар һәм аларны форумның соңгы кичендә гала-концертта тәкъдим итәчәкләр.

«Медиа» юнәлешендә ике лаборатория эшли – «Видео» һәм «Нейрочелтәрләр». «Видео» лабораториясендә медиасфераның әйдәп баручы экспертлары җитәкчелегендә балалар социаль челтәрләр, блоглар, туры эфирлар, шоулар, репортажлар һәм кыска форматлар өчен контент булдырачаклар. Ә «Нейрочелтәр» лабораториясендә алар аудио-, видеоматериаллар һәм сурәтләр булдыру өчен нейротехнологияләр һәм ясалма интеллект сервисларын кулланырга өйрәнәчәкләр.

IT-юнәлешне «Программалаштыру» һәм «Робототехника» лабораторияләре тәкъдим итә. Катнашучылар сайтлар, ботлар һәм автоматлаштырылган җайланмалар эшләячәк. “Биләр. Тамырлар»  «Археология»не, «Тарих»ны  һәм  «Рувики»ны берләштерә: балалар казу эшләрендә катнашачак, Идел-Болгар тарихын өйрәнәчәк һәм энциклопедик мәкаләләр язарга өйрәнәчәк. «Лидерлык» команда белән эшләү күнекмәләрен үстерә. Экологик юнәлеш ике лабораториядән тора: « Пластик» һәм  «Тукымалар». «Пластик» лабораториясендә пакетлардан аксессуарлар һәм капкачлардан картиналар ясаячаклар. «Тукымалар» лабораториясендә экопринтлар, тукымаларны эшкәртү һәм бу өлкәдә иҗат белән шөгыльләнәчәкләр.

Форум кысаларында шулай ук мастер-класслар, очрашулар, воркшоплар, спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар узачак. «Экосаләт» проекты мәйданчыгы эшләячәк.

Килә алмаганнар өчен «Вконтакте»да туры трансляцияләр дәвам итәчәк. Форум ТР Хөкүмәте һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International