Депутатлар округларда

2026 елның 17 июле, җомга, 13:47

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Парламентарийлар гражданнарны кабул итте, сайлаучылар белән очрашты, республика муниципалитетларындагы социаль учреждениеләрдә булды, Халыклар бердәмлеге елына багышланган чараларда катнашты. 

16 июльдә Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Камил Ногаев, Нәҗип Хаҗипов «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов белән очраштылар. Очрашуда республикада яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

16 июльдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов һәм комитет рәисе урынбасары Ольга Воронова «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Казанда Галимнәр йортының тарихи бинасында урнашкан яңартылган филиалында булдылар. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары уңайлы һәм заманча шартларда кирәкле ярдәм һәм игътибар алсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Фонд социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерүдә, медицина һәм шифаханә реабилитациясен узуда, документлар әзерләүдә, эшкә урнашуда, шулай ук реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итүдә шәхси социаль ярдәм күрсәтә.

Яңа филиалда психологлар белән эшләү кабинетлары, актлар залы, сөйләшүләр өчен бүлмәләр, укыту һәм мастер-класслар үткәрү өчен урыннар барлыкка килгән. Заманча һәм функциональ киңлек махсус хәрби операциядә катнашучылары һәм аларның якыннары үзләрен монда тыныч, ышанычлы хис итсеннәр һәм һәрвакыт квалификацияле ярдәмгә һәм кайгыртуга өметләнә алуларын белсеннәр өчен булдырылган.

16 июльдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев видеоэлемтә аша Яңа Чишмә районында яшәүче гражданнарны кабул итте. Депутатка махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары контракт төзегәндә һәм җир кишәрлеге бүлеп биргәндә түләүләргә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Марат Галиев барлык сорауларны да үз контроленә алды.

16 июльдә Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев Тукай районында эш сәфәрендә булды. Новый бистәсендә «Гаилә бәйрәме» узды. Чарада 50 елдан артык бергә яшәгән парларны котладылар. Шул ук көнне «Бердәм Россия» партиясенең Тукай җирле бүлегендә Марат Бариев гражданнарны кабул итте. Депутатка махсус хәрби операция ветераны үзенә тиешле дәүләт ярдәме чараларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.

15 июльдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов эш сәфәре белән Аксубай районына барды. Депутат балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында булды, бүлмәләрне, ял итү зоналарын һәм уку сыйныфларын карады, педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр белән аралашты. Сәфәр кысаларында парламентарий учреждениегә көнкүреш техникасы, көнкүреш химиясе, шулай ук үсеп килүче өстәл уеннары һәм уенчыклар тапшырды.

«Бүген мин монда балалар өчен менә дигән шартлар тудырылуына шәхсән инандым: алар спортка, экскурсия программаларына, иҗтимагый акцияләргә һәм социаль әһәмиятле инициативаларга җәлеп ителгән», – дип билгеләп үтте Ринат Фазылов.

15 июльдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов Мамадыш районына эш сәфәре белән барды, анда балаларны савыктыру лагерьлары эшчәнлеге белән танышты.

15 июньдә Казанда «Тормыш агачы» проектының биш еллыгын билгеләп үттеләр, аның кысаларында башкала халкы һәм кунаклары халык йолалары һәм традицияләре белән таныша. Чарада Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин катнашты. Нәҗип Хаҗипов ассызыклаганча, бу еллар эчендә «Тормыш агачы» әһәмиятле мәдәни вакыйгага әверелде һәм, аның фикеренчә, федераль дәрәҗәгә чыгарга лаек. «Тормыш агачы» проекты 2022 елдан Казан мэриясе тарафыннан Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

14 июльдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык- төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Әлмәт районында эш сәфәрендә булды, анда ул Нефть саммиты – 2026да катнашты.

14 июльдә «Кеше приюты» социаль тернәкләндерү үзәге базасында ВИЧ-инфекциянең экспресс-диагностикасы буенча профилактика акциясе узды. Акцияне Дәүләт Советы депутаты, Казанның 12 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Рамил Әхмәтов ачып җибәрде.  «Безнең чара ВИЧ-инфекцияне экспресс-тестлауга багышланган. Кеше иммунодефициты вирусы әлегә кадәр үзенең актуальлеген югалтмый һәм төрле юллар белән тарала. Шуңа күрә вакытында профилактик чаралар уздыру бик кирәк», – диде ул.

12 июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Иван Егоров Зәй районында узган «Питрау» керәшеннәр халык бәйрәмендә катнашты. Депутат бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны котлады, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде. Депутат шулай ук актив зәйлеләргә иҗади проектларны гамәлгә ашыруда катнашулары һәм милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән шәхси өлешләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

11 июльдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев һәм Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Чүпрәле районына бардылар, анда Халыклар бердәмлеге елына багышланган чараларда катнаштылар.

Яңа Ишле авылында бу көнне Авыл көне билгеләп үтелде, шунда ук район хакимияте һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган «Вәлиулла Хәсәнов укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды.  Конференция Яңа Ишле авылы имамы, күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Хәсәнов мирасына багышланган иде. Чарада Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев катнашты. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм парламент депутатлары исеменнән ул катнашучыларны сәламләде һәм гаилә традицияләрен саклауның актуаль аспектлары турында сөйләде. Депутат шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм  Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International