Илшат Әминов: "Татарстаннан Дәүләт Думасына депутат булу мактаулы һәм җаваплы"

2026 елның 20 сентябре, якшәмбе, 11:54

Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Парламентарий Казанның 116 нчы лицеенда 43 нче сайлау участогында тавыш бирде.

"Бүген мин туган республикам өчен тавыш бирдем. Һәм монда бернинди каршылык та юк, - дип ассызыклады журналистлар белән аралашканда Илшат Әминов. - Татарстан-Россиянең терәк төбәге. Нәкъ менә монда уникаль проектлар булдырылды, алар соңыннан бөтен ил буенча гамәлгә ашырылды-тузган торакны бетерү, газлаштыру, «Безнең ишегалды»программалары. Татарстан-лидер төбәк. Һәм бүген Россия парламентының түбән палатасына Татарстаннан депутат булу мактаулы да, җаваплы да, чөнки Татарстан куйган дәрәҗәгә туры килергә кирәк. Татарстан халкыннан ышаныч мандаты алган депутатлар республикабызның һәм илебезнең чәчәк атуы өчен барысын да эшләячәкләр дип ышанам».

Исегезгә төшерәбез, 18, 19 һәм 20 сентябрьдә россиялеләр Дәүләт Думасына булачак тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлый. Парламент составына 450 депутат сайланачак: 225е – федераль партия исемлекләре буенча һәм шул ук санда бер мандатлы сайлау округлары буенча.                           

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International