Роза Гайнетдинова: «Һәр тавыш мөһим!»

2026 елның 20 сентябре, якшәмбе, 17:14

Бүген, 20 сентябрьдә, РФ Дәүләт Думасына сайлауларда гражданлык позициясен күрсәтергә Казан шәһәренең Вахитов районындагы 5 нче лицейга Дәүләт Советы депутаты Роза Гайнетдинова килде.

"Үзегезнең сайлау участокларына килегез, үз гражданлык бурычыгызны үтәгез, сезгә якын булган, сезгә теләктәш булган партия өчен тавыш бирегез. Һәр тавыш мөһим, », - дип ассызыклады Роза Гайнетдинова.

Исегезгә төшерәбез: бүген 20 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда өч көнлек тавыш бирү тәмамлана. Бер үк вакытта 50 нче Биектау округында Татарстан Дәүләт Советы депутаты сайлаулар тәмамлана. Республикада 2000 дән артык сайлау участогы эшли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International