Фәрит Мөхәммәтшин: "Төп кыйммәтләребезне киләчәк буыннарга җиткерергә кирәк»

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе, 16:51

Бүген Баулы районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

"Баулы районында этномәдәни үсешкә, туган телләрне өйрәнүгә, яшьләрнең аңында милләтара, конфессияара тынычлык һәм татулык принципларын формалаштыруга зур игътибар бирелә, бу безнең кебек күпмилләтле республика өчен бик мөһим",– дип  басым ясады парламент башлыгы утырышны ачып. Милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре көннең беренче яртысында Баулы шәһәренең 4 нче гимназиясендә һәм 2 нче балалар бакчасында, шулай ук районның Туган якны өйрәнү музеенда булып, моңа инана алдылар.

Татарстан халыклары Ассамблеясе Президиумы утырышы Муса Җәлил исемендәге мәдәния йортында узды. Аның фойесында җирле милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлеге турында фотокүргәзмә ачылды. Баулы районында татар, чуаш, удмурт милли мәдәни үзәкләре һәм ТР Рус милли мәдәни берләшмәсе бүлекчәсе уңышлы эшли. 2020 елның октябрендә Баулы районында Татарстан халыклары Ассамблеясының вәкиллеге ачылган. 

"Ассамблея Советы Президиумының муниципаль районнарга барып  күчмә утырышларын үткәрү безнең традицион эш формасына әверелде",  –  дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Мондый очрашулар барышында милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, Ассамблея вәкиллекләре җитәкчеләре, район дуслык йортлары директорлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль районнар вәкилләре милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү өлкәсендә хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән танышалар, милли бердәмлекне ныгыту, республика территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм өйрәнү буенча тәҗрибә  алмашалар.

Парламент башлыгы республикада милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм ныгытуның мөһимлеген тагын бер кат ассызыклады. "Дошманнарыбыз күпмилләтле республиканы таркатырга, икътисад үсешенә тискәре йогынты ясарга омтылса да, алар берни дә эшли алмады, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – Татарстан Республикасы халыклары бер тату гаилә булып яшәде һәм хәзер дә шулай ук яшәвебезне,  иҗат итүебезне дәвам итәбез. Бу безнең нигезебез, сакларга кирәк булган иң кыйммәтле байлыгыбыз.    

Бүген, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк. "Киләчәк буыннарга һәр халыкның гасырлар тирәнлекләреннән килгән фундаменталь кыйммәтләребезне тапшырырга, аларны хәзерге җәмгыятьтә тормышка ашырырга кирәк", – дип басым ясады ул.

Баулы районында 40тан артык милләт вәкилләре яши. "Безнең өчен барлык халыкларның  телләре, мәдәнияте, традицияләре үсеше турында бертигез дәрәҗәдә кайгыртып, ихтирамлы диалогны саклау мөһим, – дип ассызыклады Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров,  – Узган ел Татарстанда мәдәни традицияләр елы дип игълан ителгән иде,  бездә 3 меңнән артык чара, шул исәптән милли бәйрәмнәр, фестивальләр, шулай ук якташларыбызга – язучыларга, рәссамнарга, композиторларга багышланган чаралар үткәрелде. Бер-беребезнең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак кына, без тынычлыкта һәм татулыкта яши алачакбыз. Барлык милли-мәдәни үзәкләр, кулны кулга тотып  үз милли бәйрәмнәрен һәм йолаларын үткәрәләр, иҗат коллективларына ярдәм итәләр, район тормышында актив катнашалар".

Районда, Ильяс Гозәеров әйтүенчә, яшь буында төрле халыкларның мәдәниятенә, теленә, гореф - гадәтләренә һәм йолаларына хөрмәт тәрбияләү буенча максатчан эш алып барыла, 9 милли мәктәп эшли, шуларның 7се - татар телле, берсе-чуаш, берсе-удмурт теле компоненты белән.

Ильяс Гозәеров Татарстан халыклары Ассамблеясы җитәкчелегенә, шулай ук туган телләрне саклау процессында катнашкан, балаларны өйрәтүче һәм тәрбияләүче, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен саклаучыларга рәхмәт белдерде.  

Татарстан халыклары Ассамблеясының Баулы районындагы вәкиллеге җитәкчесе Лилия Мифтахетдинова Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы президиумы әгъзаларына иҗтимагый оешманың эше турында сөйләде һәм филиалның муниципаль хакимият органнары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның әйтүенчә, вәкиллек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып мәдәни-агарту эше тора, ул мәдәни мирасны, халыкларның традицияләрен саклауга, пропагандалауга һәм үстерүгә, шулай ук үзара аңлашуга һәм хезмәттәшлеккә омтылуны формалаштыруга юнәлдерелгән.

Районда ел саен татарларның милли Сабантуе, чувашларның  Уявы һәм удмуртларның  Гершыды, русларның  Каравоны, традицион халык бәйрәмнәре Раштуа, Май чабу, Нәүрүз, Баулы Пилмәне  Фесты,  гастрономия фестивальләре, "О, Крошка", "Токмач бәйрәме", "Гадәти булмаган чәй," Авыл көннәре һәм башкалар үткәрелә.

Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районында милләтара бердәмлекне тәэмин итү һәм милли мәдәниятләрне үстерү өчен шартлар тудыру буенча алып барылган эшкә югары бәя бирде, шулай ук Баулы халкына әлеге юнәлештәге барлык проектларны уңышлы тормышка ашыруларын теләде.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Ассамблея Советы Президиумы муниципаль хакимиятләргә һәм Ассамблеяның җирле бүлекчәләренә берничә киңәш-тәкъдим кабул итте.

Утырыш кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин район активына шулай ук күрше Оренбург өлкәсе халкына ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Татарстан халыклары Ассамблеясында шулай ук оренбурглылар өчен гуманитар ярдәм җыю бара. 

Утырыш республиканың милли-мәдәни берләшмәләре активистларына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Утырыш эшендә ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Вәлиуллин, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Бүген Баулы районына эш сәфәре барышында Фәрит Мөхәммәтшин реабилитация үзәген оештыручы Марат Ильясов белән очрашты. Авыр автомобиль һәлакәтеннән соң ул ятакта килеш ул үзе актив яшәү рәвешен кире кайтара ала, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен реабилитация программалары авторы була, кешене аякка бастыру өчен махсус тренажерлар ясый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International