СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2025 ел
Дәүләт Советында хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары Минскида (Беларусь Республикасы) эш сәфәрендә. Делегация составында – Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан парламенты депутатлары Ольга Воронова, Светлана Захарова, Ирина Терентьева, Елена Кузьмичева, Алсу Нәдршина, Рузилә Тимергалиева, Рима Мөхәммәдшина һәм Роза Гайнетдинова. Сәфәрнең төп максаты – социаль сәясәтне гамәлгә ашыру һәм гражданнарга патриотик тәрбия бирү өлкәсендә тәҗрибә, иң яхшы региональ һәм муниципаль закон чыгару практикалары белән уртаклашу. Моннан тыш, депутатлар парламентара элемтәләрне киңәйтү һәм элек имзаланган Хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышырга ниятли.
31
март, 2025 ел
Бүген Казан федераль университетында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышы узды, анда фәнни бергәлек вәкилләре республикада ясалма интеллект үсеше перспективалары турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
31
март, 2025 ел
Бүген Казанда иҗтимагый ярдәм штабы мәйданчыгында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «Үз бизнесым» федераль проекты старт алды. Проектта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.
28
март, 2025 ел
Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашты, юбилярларны котлады, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ