СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2025 ел
Бүген Мәскәүдә, РФ ФС Дәүләт Думасында «XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә Идел буенда яшәүче халыкларның 44 ир-ат һәм хатын-кыз костюмы, бизәнү әйберләре һәм көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән. Татарстан җитәкчелеге исеменнән кунакларны һәм күргәзмәдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
1
апрель, 2025 ел
Бүген Яр Чаллыда «Бердәм Россия» депутат берләшмәләренең республика координация советының күчмә утырышы узды, анда бердәмроссиялеләр автошәһәрнең сәнәгать потенциалын үстерү мәсьәләләре һәм шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган партия проектлары турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
31
март, 2025 ел
Дәүләт Советында хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары Минскида (Беларусь Республикасы) эш сәфәрендә. Делегация составында – Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан парламенты депутатлары Ольга Воронова, Светлана Захарова, Ирина Терентьева, Елена Кузьмичева, Алсу Нәдршина, Рузилә Тимергалиева, Рима Мөхәммәдшина һәм Роза Гайнетдинова. Сәфәрнең төп максаты – социаль сәясәтне гамәлгә ашыру һәм гражданнарга патриотик тәрбия бирү өлкәсендә тәҗрибә, иң яхшы региональ һәм муниципаль закон чыгару практикалары белән уртаклашу. Моннан тыш, депутатлар парламентара элемтәләрне киңәйтү һәм элек имзаланган Хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышырга ниятли.
31
март, 2025 ел
Бүген Казан федераль университетында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышы узды, анда фәнни бергәлек вәкилләре республикада ясалма интеллект үсеше перспективалары турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ