Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстанга республикада яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы актив парламент кирәк»

2024 елның 12 июле, җомга, 13:35

Бүген республика парламентында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эш йомгаклары турында матбугат конференциясе узды. Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җавап бирде.

Алтынчы чакырылыш парламентының биш еллык эш чорын Дәүләт Советы Рәисе җиңел булмаган, якты һәм әһәмиятле чаралар белән дә, шулай ук республика һәм тулаем ил беренче тапкыр очрашкан коронавирус пандемиясе, махсус хәрби операция үткәрү һәм моңарчы күрелмәгән санкцияләр белән бәйле булган катлаулы бурычлар белән дә тулган дип атады. “Җитди сынаулар халкыбызны тагын да берләштерде, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – эшнең яңа формаларын һәм ысулларын эзләргә туры килде, шул исәптән законнар белән көйләү өлкәсендә дә".

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, алтынчы чакырылышта Дәүләт Советының 55 утырышы узган, аларда 1460тан артык мәсьәлә каралган. Республика парламенты тарафыннан 556 закон кабул ителгән һәм Татарстан Рәисе тарафыннан имзаланган. "Кабул ителгән законнар илнең бердәм хокукый кырын формалаштыруга, республиканың социаль-икътисади үсешен тәэмин итүгә, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга юнәлдерелгән, республика бюджетының табышлылыгын арттыруга, инвестицияләр үсешенә, татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итте, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Алтынчы чакырылыш эшләгән чорда Дәүләт Советы тарафыннан Дәүләт Думасына 21 Закон чыгару инициативасы җибәрелгән. 4 проект федераль закон буларак кабул ителгән.

Закон чыгару эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген, парламент башлыгы фикеренчә, барлык 8 комитет каршындагы Эксперт советлары эше дә биргән, алар закон чыгару инициативаларын тикшерү өчен нәтиҗәле мәйданчык булган.

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» һәм «КПРФ» парламент фракцияләре, шулай ук алтынчы чакырылыш эшендә актив катнашкан «Татарстан -Яңа гасыр» һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» депутат берләшмәләре эшенә аерым тукталды.

Парламентара хезмәттәшлек актив үсеш алган. Дәүләт Советы якын һәм ерак чит илләрдә партнерлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне ныгытуны дәвам иткән. Алар арасында традицион рәвештә БДБ һәм Евразия икътисади берлеге дәүләтләре, шулай ук Кытай, Ислам дөньясы, Азия Һәм Африка илләре аерым урын алып тора. 

Хәзерге вакытта Россиянең 37 субъекты белән парламентара хезмәттәшлек турында 44 килешү, федераль дәүләт хакимияте органнары белән ике килешү, чит ил партнерлары белән 11 килешү һәм протокол төзелгән.

Депутат корпусының халык белән үзара эшчәнлегенең нәтиҗәле механизмы булып гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм сайлаучыларның наказлары тора. 15 июльдән парламент каникуллары игълан ителүгә карамастан, депутатларның сайлаучылар белән очрашуларын дәвам итәчәкләр.  "Без сайлаучылар белән узара элемтә булдыру ягында. Халык нәрсә уйлый, аны нәрсә борчый? Без аларны гражданнар кабул итүләрендә, җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә, шулай ук сайлау округларында даими уздырыла торган очрашуларда ишетәбез, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Үз уйларыңны җиткерү һәм үз бурычларыңны кую гына түгел, ә сайлаучыларыбызны тыңлый белү, аларны нәрсә борчыганын белү дә кирәк бит”.

Фәрит Мөхәммәтшин, гамәлдәге алтынчы чакырылыш эшен бәяләп, республика парламентының барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары  белән нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте.

Республика парламенты рәисе 2024 елның 8 сентябрендә җиденче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар узачагын искәртте. Республика парламентының 100 депутатын сайларга кирәк (50се бердәм сайлау округы буенча һәм 50се бер мандатлы округлар буенча). Кандидатларны тәкъдим итү вакыты тәмамланды. Партияне һәм кандидатларны теркәү өчен документлар 24 июльгә кадәр тапшырылырга тиеш, ә 10 августтан массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе башланачак.

Киләсе җиденче чакырылыш турында сөйләгәндә, Дәүләт Советы Рәисе Татарстанга республикада яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы актив парламент кирәклеген ассызыклады. “Безгә составны яңарту да, дәвамлылыкны да саклау кирәк, халык арасында абруйлы депутатлар булуы мөһим", – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сүзен йомгаклап Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга парламент эшчәнлеген сыйфатлы һәм оператив яктыртулары өчен рәхмәт белдерде, ә аннары аларның сорауларына җавап бирде. ММЧ вәкилләре алтынчы чакырылыш республика парламенты тарафыннан нинди мөһим законнар һәм закон чыгару инициативалары кабул ителүе, депутатларның нинди чакырулар белән очрашуы, гражданнарны патриотик тәрбияләү турындагы законның никадәр нәтиҗәле булуы белән кызыксынды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International