Тверь өлкәсе парламентарийлары Казан университетында булдылар

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе, 19:38

Эш визиты белән Казанга килгән Тверь өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы депутатлары Казан федераль университетында булдылар. Югары уку йорты китапханәсендә аларга Тверь губернасының XVIII гасырдагы атласын күрсәттеләр.

Кунакларга КФУ проректоры Ришат Гозәеров Казан университеты  музеен, император залын, юридик факультетның мемориаль аудиториясен һәм Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни катапханәдә сакланучы сирәк басмаларны күрсәтте.

Тверь өлкәсе Закон чыгару җыелышы рәисе Сергей Голубев билгеләп үткәнчә, элек ул Казан университетында булган, конференцияләрдә катнашкан. "Казан университеты Идел буе төбәкләре өчен генә түгел, тулаем Россия өчен дә зур әһәмияткә ия. Без югары уку йортының казанышлары, биредә эшләгән танылган шәхесләр, югары белемнең дәрәҗәсе турында беләбез, - дип билгеләп үтте ул. - Бүген без Татарстан Дәүләт Советы белән парламентара багланышлар турында килешү имзаладык. Икътисад үсеше өчен теләсә нинди килешү мөһим. Казан федераль университетының әһәмиятен исәпкә алып, килешү галимнәребез һәм мәгариф оешмалары арасындагы элемтәләрне үстерүгә, шулай ук туризмны үстерүгә ярдәм итәчәк дип ышанырга була. Без Татарстанда яшәүчеләрнең Тверь өлкәсенә мөмкин кадәр күбрәк килүләрен телибез. Ә без, үз чиратыбызда, Тверь өлкәсе халкының Татарстанда ешрак булуына ярдәм итәчәкбез"».

Сергей Голубев тарих фәннәре кандидаты. Ул «Россиянең уң һәм Либераль сәяси партияләре һәм Польша мәсьәләсе (1905 ел – 1917 елның феврале)» темасына дисертация язган. "Без Сергей Анатольевичны төрле фәнни чараларга, тарих буенча конференцияләргә чакырырга планлаштырабыз. Без актив хезмәттәшлек итәрбез дип уйлыйм, һәм ул безнең тарих фәне буенча казанышларыбыз белән танышыр. Бу Татарстан югары уку йортлары һәм Тверь өлкәсе югары уку йортлары арасында ныклы дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итәчәк», – диде Ришат Гозәеров.

Тверь өлкәсе вәкилләре КФУ китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә булды. Анда аларга сирәк экспонатлар, шул исәптән 1780 еллар башына туры килгән Тверь губернасы атласын күрсәттеләр.  Кызыл сафьянлы һәм алтынга буялган китап императрица Екатерина ІІгә күрсәтү өчен булган. Атласта Тверь губернасы өязләре, шәһәрләре планнары, шулай ук Тверь шәһәренең чикләре чагыла. Тверьның таш һәм агач йортлары фасадлары сурәтләрен күрергә мөмкин.

Очрашуда шулай ук Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Тверь өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе урынбасары, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә буенча даими комитет рәисе Александр Клиновский, бюджет һәм салымнар буенча даими комитет рәисе Константин Буевич, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе аграр сәясәт һәм Табигатьтән файдалану комитетында Александр кушнарев катнашты.

 Искәртәбез, бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Тверь өлкәсе Закон чыгару җыелышының парламентара хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Документка төбәк парламентлары җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Сергей Голубев кул куйды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International