Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның урман хуҗалыгы тармагын югары бәяләде

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе, 16:03

Бүген Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Анда министрлыкның 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук 2025 елга бурычлар билгеләнде.

Утырыш башланыр алдыннан республика парламенты башлыгы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белән берлектә ведомство эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм казанышлары күргәзмәсен карады. Фәрит Мөхәммәтшинга урман хуҗалыгының федераль дәүләт мәгълүмат системасы, мәгълүматлаштыру, урман үсентеләрен цифрлаштыру буенча эш йомгаклары турында сөйләделәр.

Төп доклад белән республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады. Үз чыгышын ул Россиядә Президенты Владимир Путин игълан иткән Ватанны саклаучы елыннан башлады. Әйтик, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яңа территорияләргә ярдәм күрсәтү һәм урман үсемлекләре орлыклары фондын формалаштыруда ярдәм итү максатларында Министрлык тарафыннан 32,5 килограмм нарат орлыклары җибәрелгән, шулай ук 2 мең куб метрдан артык агач илтеп тапшырылган.

Министрлыкның профильле эш нәтиҗәләренә күчеп, Равил Кузюров республика урманнары мәйданы 1,3 млн гектарны биләвен әйтте. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру буенча план күрсәткече 100% ка үтәлгән. Урман фонды территориясендә 2 мең 700 гектардан артык мәйданда урманны торгызу эшләре башкарылган. «Узган ел буена урманнар өчен 11,5 мең килограммнан артык орлык әзерләнде, аларның 665 килограмы ылыслы орлыклар», – дип билгеләп үтте министр.

Равил Кузюров үз чыгышында Урман корткычларына – каршы көрәш чаралары турында сөйләде. Мәсәлән, урман үсентеләрен эшкәртү республиканың кайбер районнарында биологик препаратлар ярдәмендә җир өсте һәм авиация ысуллары белән башкарылган. 2025 елда урман үсентеләренә куркыныч  янамый, зарарлы организмнар санын юкка чыгару буенча чаралар үткәрү таләп ителми диде министр.

Төп бурычлардан министр урман мәйданнарын арттыруны, шулай ук урманнарда федераль дәүләт контролен гамәлгә ашыруны, урманнарны саклауны тәэмин итүне билгеләп үтте. Дәүләт урман инспекторлары узган ел 37 мең тапкыр урманнарны тикшергән һәм 69 контроль чара үткәргән. "Нәтиҗәдә урман законнарын бозуның 164 очрагы ачыклана, урман фондына китерелгән зыян күләме 51 млн сумнан артып китә.  Хокук бозуларга гаепле затларның 94% ачыкланган,ә килгән зыян өчен түләтү - 99,7% җиткән.

Татарстан Республикасының урман инспекторлары тарафыннан кузгатылган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча 144 карар чыгарылды, - диде Равил Кузюров. – Барлык урман инспекторларына профилактик чараларны көчәйтергә һәм урманнарда  федераль дәүләти контрольне көчәйтергә кирәк».

Министрлык эшендә урманнарны янгыннан саклау өстенлекле юнәлеш булып тора. 2024 елда Татарстан урманнарында зур янгыннар теркәлмәгән. Муниципаль берәмлекләр башлыкларыннан һәм муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарыннан янгын куркынычы булган сезонда урман фонды янындагы җирләрдә ут  кабызмау өчен чара күрүләрен, шулай ук һәр авыл җирлегендә ирекле янгын сүндерүчеләр дружиналарының әзерлеген тикшерүне оештыруларын сорыйм», – диде министр, район башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин министрлыкка башкарылган эшләре, шулай ук депутатлар корпусы белән тыгыз элемтәдә торулары өчен рәхмәт белдерде. Мәсәлән, парламент башлыгы шундый мисалларның берсе итеп урман үсентеләрен сату-алу шартнамәсе нигезендә дәүләт учреждениеләренең агач әзерләү хокукын беркетүгә юнәлдерелгән «Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проектын атады.

«Мин министрлыкка, урманчыларга сезнең тармакка кагылышлы законнар әзерләүдә актив катнашулары өчен һәм шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә рәхмәт сүзләреннән башлыйм. Мин үзем берничә шундый очрашуда катнаштым, бәхәсле фикерләр әйтелде. Кабул ителгән законнарның гамәлдә булуы, эшләве мөһим – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Дөресен генә әйткәндә, урманнар – Аллаһы тәгалә бүләге, гөмбәләр, җиләкләр, урман массивлары кебек үк, алар экология, кеше яшәеше белән тыгыз бәйле. Үсештә булган икътисады һәм сәнәгать предприятиеләре белән дан тоткан безнең республикада да урман үстерү - бу бик мөһим миссия"»

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, бу еллар эчендә Министрлык урман массивларының кимүенә юл куймаган. Парламент җитәкчесе шулай ук билгеләп үткәнчә, системалы эш нәтиҗәсендә янгын куркынычы булган сезонда да урманнарны зур янгыннардан саклап кала алганнар.  "Бу сезнең казаныш, янгыннарга, законсыз урман кисүгә юл куймау, республикабызның урман фондын саклау, бу 4 миллионнан артык татарстанлыга тотрыклы тормыш шартларын тәэмин итү мөмкинлеге бирә, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Әгәр без урманнарга карата игътибарсыз һәм саксыз мөнәсәбәттә булсак, без аны югалтырга мөмкинбез. Сезнең министрлыкта бу тәгълиматны аңлау бар".  

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыклары һәм ведомство җитәкчеләрен урман хуьалыгы министры әйткән бурычларга тагын бер кат игүтибар итәргә кушты.  Утырыш азагында урман хуҗалыгы тармагында фидакаръ хезмәт итүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International