Парламент Аппараты хезмәткәрләре "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылды

2026 елның 25 апреле, шимбә, 11:40

Бүген парламент Аппараты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылдылар. ТР Рәисе администрациясе һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре белән бергә алар Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы территориясендә агачлар утырттылар.

Республикада 25 апрельдән 2 майга кадәр уза торган акция кысаларында 1 миллионнан артык агач утырту планлаштырыла, алар тарихи хәтер символы булачак.

2026 елда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе «Экологик иминлек» илкүләм проектын хуплау йөзеннән җиденче мәртәбә уздырыла. Россиядә һәм аннан читтә оештыручылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә 27 млн агач утыртырга планлаштыралар. Агымдагы елда махсус хәрби операциядә үз бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройлар хөрмәтенә истәлек аллеялары булдыруга аерым игътибар биреләчәк.

Акцияне Россия Табигать министрлыгы һәм Россия урман хуҗалыгы  ярдәмендә «Хәтер бакчасы» автоном коммерциягә карамаган оешма, Җиңү полководецлары истәлеге фонды һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештыра.

Акцияне уздыру мәйданчыклары турында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенең рәсми сайтында белергә була: сад-памяти.рф.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстанда акция барышында 1,5 млн агач утыртылган иде. Акциягә 30 меңнән артык кеше кушылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International