Фәрит Мөхәммәтшин: «Яшьләргә ярдәм итү – Татарстан хакимият органнары эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора»

2026 елның 24 апреле, җомга, 15:22

Татарстанда системалы рәвештә балалар һәм яшүсмерләрне патриотик тәрбияләү, үстерү, алар өчен тигез мөмкинлекләр тудыру мәсьәләләренә игътибар бирелә. 5 ел эчендә республикада яшьләр өчен 37 объект төзелгән. Татарстан дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә Россия төбәкләренең федераль рейтингында беренче урында тора. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Ак Барс Арена» мәйданчыгында узган «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегенең XV хисап-сайлау конференциясендә белдерде.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге эшчәнлеге турында хисап һәм оешманы үстерү программасы турында фикер алышу булды.

Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин, Россиядә халыкның дүрттән бер өлеше 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр булуы хакында әйтте. Аларның һәрьяклап үсеше өчен 2030 елга кадәр Яшьләр сәясәте стратегиясе расланган, аның төп өстенлеге — яшь гаиләләргә ярдәм итү, торак мәсьәләләрендә ярдәм итү, балаларны укыту, эшләү һәм тәрбияләүне бергә алып бару мөмкинлеген тәэмин итү, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен үстерү. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшьләргә ярдәм итү, аларның потенциалын ачу һәм инициативаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәрвакыт республика һәм «Бердәм Россия» партиясе җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булды. Республика әле 1993 елда ук, беренчеләрдән булып, яшьләр сәясәте турында закон кабул итте. 2025 елда республика Хөкүмәте тарафыннан 2025-2027 елларга һәм 2030 елга кадәрге чорга Татарстанда Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру стратегиясе расланды.

«Бердәм Россия» партиясенең яшьләр канатына бу эштә мөһим һәм җаваплы роль бирелгән», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе яшь гвардиячеләрнең эш нәтиҗәләрен анализлап, хәрәкәтнең бөтен эшчәнлек чорында илдә һәм республикада иң эре яшьләр берләшмәләренең берсенә әверелүен билгеләп үтте.

«Сез меңләгән яшьләрнең энергиясен һәм эшчәнлеген координациялисез һәм иҗади юнәлешкә юнәлтәсез, яшьләрне иҗтимагый әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә нәтиҗәле җәлеп итәсез, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Һәм гражданнарны патриотик тәрбияләүгә сизелерлек өлеш кертегез. Нәкъ менә патриотлык, Ватанга мәхәббәт Россия дәүләтчелегенең нигезе булып тора».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, «Үлемсез полк», «Җиңү диктанты» Бөтенроссия акцияләрен оештыруда һәм уздыруда, партия программаларын, шулай ук «Безнең заман геройлары» республика премиясе һәм «ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проекты кебек флагман проектларны гамәлгә ашыруда «Яшь Гвардия»нең роле зур.

Фәрит Мөхәммәтшин яшь гвардиячеләрнең табигый бәла-казалардан зыян күрүчеләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Донбасста яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча актив гражданлык позициясен, «Яшь гвардия» активистлары һәм волонтерларының барлык сайлау кампанияләрендә катнашуын аерым билгеләп үтте. «Мисалларның берсе – «Яшь Гвардия»нең төбәк бүлекчәсенең хәзерге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов 2024 елда җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, – дип басым ясады  Фәрит Мөхәммәтшин. – Сез чын патриот булуның нәрсә икәнен үз үрнәгегез белән исбат итүегезне дәвам итәсез».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук яшь гвардиячеләрне «Бердәм Россия» Халык программасына яшьләрдән һәм эшләүче гражданнардан тәкъдимнәр җыю эшенә кушылырга чакырды.

Утырыш башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясенә багышланган ретроавтомобильләр автопарадын карады, шулай ук акциядә шәхсән үзе катнашты.

«Бердәм Россия» партиясе геройларыбыз һәм Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне саклауга юнәлдерелгән бу мөһим акцияне 2019 елдан башлап ел саен үткәрә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Диктантка әзерләнү һәрберебезгә халкыбызның тарихын һәм каһарманлыгын өйрәнүгә кабат мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Безнең бурыч – ата-бабаларыбызның батырлыклары турында якты истәлекне буыннан-буынга тапшыру».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, акциянең зур тәрбия функциясе бар, һәм республика бердәмроссиялеләре яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча бу зур эшне дәвам итәчәк.

Бүген Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Дагыстан Республикасында яшәүче су басудан зыян күргән халыкка гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты. Гуманитар йөкне «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге партия ярдәме белән җыйды.

Гомуми авырлыгы 20 тонна булган беренчел кирәк-яраклар белән гуманитар йөкне Дагыстан Республикасы Хасавюрт районының Әдильотар, Кидиротар һәм Татляр авылларына җибәрәчәкләр. Йөк составында – төзелеш материаллары (кирпеч, минераль мамык, газ баллоннары), генераторлар, азык-төлек, эчә торган су, шәхси гигиена чаралары, кием-салым һәм башка кирәкле товарлар. Ярдәм 27 апрельдә барып җитәр дип көтелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International