Депутатлар округларда

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе, 16:29

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшләве дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, ишегалларында ремонт барышын бәяләделәр, шулай ук педагогларның август киңәшмәләрендә катнаштылар һәм беренче сыйныфка баручыларны  киләсе уку елы белән котладылар.

29 августта видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында республикада төзелгән яңа мәгариф учреждениеләрен кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасы булды. Файдалануга тапшырылган белем бирү учреждениеләре арасында Казан шәһәре Совет районының «Весна» торак комплексындагы 95 нче лицей да бар. Мәгариф учреждениесе ачылышында Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина булды. Ул яңа мәктәпне, уку сыйныфларын һәм актлар залын карады, педагоглар белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа уку елында барлыгы 21 яңа мәгариф объекты ишекләрен ачачак: 11 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы. "Барлык бу мәктәпләр һәм балалар бакчаларына халыкта ихтыяҗ зур, кешеләр бу объектларны көтә. Бу бик зур хезмәт, зур ресурс. Төзелеш комплексына рәхмәт әйтәсем килә, бу бурычны үтәү җиңел генә түгел", - диде ул.

Сентябрьдә парталар артына 500 меңнән артык Татарстан укучысы утырачак, шул исәптән 53 мең беренче сыйныф укучысы.

28 августта Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров һәм Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова Казан шәһәренең Фучик урамындагы бер йортта яшәүчеләр белән очраштылар, ремонттан соң ишегалдын карадылар. 2005 елда төзелгән 16 катлы йортта 230 кеше яши, шуларның 60ы – балалар, шуңа күрә проект турында фикер алышканда биредә яшәүчеләр балалар өчен  зур мәйданчык булдыруны сораганнар.

"Без бу ишегалдына 5 ел элек килгән идек. Халык белән бергә ишегалды территориясен үстерү планы турында фикер алыштык һәм аны «Безнең ишегалды» программасына кертү максатын куйдык. Бүген без кешеләрнең елмаюларын күрүебезгә шатбыз, алар безне яңа мәйданчыкта рәхмәт әйтеп белән каршы алалар. Якты һәм уңайлы ишегалды, балалар заманча һәм куркынычсыз мәйданчыкта уйный, ә өлкән яшьтәге кешеләр матур эскәмияләрдә утырып аралаша. Актив халык ярдәме һәм  уртак тырышлык белән без тиешле нәтиҗәгә ирешә алдык», - дип белдерде Ольга Воронова.

Эшләр бер ай чамасы дәвам иткән, һәм майның беренче яртысында ук ишегалды танымаслык булып үзгәргән. Балалар мәйданчыгыннан тыш, монда эскәмияләр, парковка урыннары һәм контейнер мәйданчыгы да бар.

«Безнең ишегалды» программасы 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла, шул вакыт эчендә республика муниципалитетларында 4 меңнән артык ишегалды ремонтланган һәм төзекләндерелгән инде, - дип билгеләп үтте Андрей Егоров. – Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тагын бер проблема – инженерлык коммуникацияләренең тузуы турында әйтте. Көн саен без матур, төзек шәһәр күрәбез, ләкин җир астында шундый ук төзекләндерүгә мохтаҗ шәһәр барлыгын онытабыз. Шуңа күрә суүткәргеч, канализация һәм газ челтәрләрен алыштыру буенча яңа программа эшли башлый. Ул «Безнең ишегалды» кебек үк нәтиҗәле булыр дип өметләнәбез».

Соңрак депутатлар Р.Зорге урамындагы 93, 93а һәм 95 йортлары янындагы «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтлана торган ишегалдында булдылар. Биредә футбол мәйданчыгы, шахмат зонасы, өстәл теннисы җиһазландырылган. Пластик шешәләрне җыю  автоматлары урнаштырылган, газоннарга су сиптергеч җайланмалар көйләнгән.

28 августта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Аксубай районында «Әниләр» мәчетен ачу тантанасында катнашты. Район үзәгендә икенче мәчет ачу кирәклеге турында аксубайлылар күптән сөйлиләр иде, чөнки үзәк мәчет еракта урнашкан. Мөселман гыйбадәтханәсен хәйриячеләр акчасына һәм җирле халыкның финанс ярдәме хисабына торгызганнар. Мәчет 200 кешегә исәпләнгән, монда дини йолаларны башкару өчен барлык шартлар да тудырылган.

28 августта депутат Раил Шәмсетдинов Яшел Үзән районында мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. Шул ук көнне депутат махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары белән очрашты һәм аларны киләсе уку елы белән котлады, булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды.

27 августта Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова Яр Чаллы шәһәрендә эретеп ябыштыручылар арасында үткәрелгән традицион конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты Ольга. Воронова әйтүенчә, эшче һөнәрләре бүген беркайчан да булмаганча кирәк, һәм мондый проектлар хезмәт активлыгы өлкәсенә күпсанлы яшь эшчеләрне һәм белгечләрне җәлеп итү өчен уникаль мөмкинлек бирә.

27 августта Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин Балык Бистәсе районының социаль-мәдәни өлкәдәге хезмәт коллективлары җыелышында катнашты. Очрашуда яңа иҗтимагый киңлекләр булдыру, яшьләргә патриотик тәрбия бирү һ. б. мәсьәләләр каралды.

Районда 46 мәдәният йорты һәм клуб, автоклуб, 38 китапханә, 3 музей, кинотеатр һәм балалар сәнгать мәктәбе эшли. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча 5 объект  – яшьләр үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, су агызу челтәрләре һәм җепсел-оптик элемтә линияләре төзү дәвам итә, аларның гомуми суммасы  – 641,2 млн сум.

 Дмитрий Самаренкин билгеләп үткәнчә, республика казанышлары – барлык татарстанлыларның уртак хезмәте һәм бердәмлеге нәтиҗәсе.

27 августта Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров, депутатлар Алексей Созинов һәм Ольга  Воронова беренче сыйныфка баручы укучыларны якынлашып килүче Белем көне белән котладылар. Чара Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә узды, анда булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде. Алар өчен Вахитов һәм Идел буе районнарының иҗат коллективлары чыгыш ясады.  Концерт азагында аз керемле гаиләләрдән булган барлык балаларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына рюкзаклар һәм канцелярия кирәк-яраклары бирелде.

27 августта Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев эш сәфәре белән Биектау районына килде, анда ул "Китап сөючеләр фестивале"н ябу тантанасында катнашты. Чара Мүлмә авылында узды.

Республика фестивале Татарстанның биш муниципаль районын колачлаган. “Без көн саен мәдәният һәм мәгариф үсешенә зур өлеш кертүче китапханәчеләребез белән горурланабыз", – диде Камил Садриев, фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

26 августта Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казан шәһәренең Совет районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә катнашты. Бу еллык конференциягә мәгариф оешмалары директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре җыела. Быел гадәттәгечә узган уку елына йомгак ясалды, шулай ук киләсе уку елына планнар турында фикер алыштылар.

Лилия Маврина Казанның Совет районы педагогик җәмәгатьчелеген якынлашып килүче яңа уку елы белән котлады, гаять катлаулы көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, эшләрендә уңышлар теләде. Күркәм традиция буенча бу көнне район педагогларын мактаулы бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләү тантанасы булды.

24 августта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, Баулы муниципаль районының мактаулы гражданины Альберт Хәбибуллин Баулы халкын шәһәр көне белән котлады. «Нефтьче» стадионында ике датаны берләштергән гаять зур бәйрәм узды: Шәһәр көне һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне. Ул үз хезмәтләре белән шәһәр үсешенә зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.

24 августта Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев Мамадыш шәһәре көнен бәйрәм итүдә катнашты. Аңа, Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Донецк Халык Республикасындагы ирекле бүлекчәләрендә актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм махсус хәрби операция барышында хәрби хезмәткәрләргә матди ярдәм күрсәткәне өчен "Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины" исеме бирелде. Марат Галиев, үз чиратында, халыкка күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. 

24 августта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Чирмешән районында нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә катнашты. Быел бәйрәм беренче мәртәбә район башлыгы Рамил Айбатов инициативасы белән үткәрелде. “Бу күркәм традицияләрнең берсе булсын,  чөнки районда яшәүчеләрнең күбесе нефть тармагында эшли", - дип теләде Людмила Рыбакова.,

23 августта, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Тәтеш районы укытучыларының август конференциясендә катнашты, аның кысаларында белем бирүнең сыйфатын күтәрү мәсьәләләре һәм киләсе уку елына бурычлар билгеләнде.

Конференция башланганчы Ринат Гайзатуллин мәдәният йорты фойесындагы күргәзмәне карап чыкты. Конференциянең рәсми өлеше тәмамланганнан соң бүләкләү тантанасы башланды. Мәгариф системасын үстерүгә һәм һөнәргә тугрылыклы булуга керткән зур өлешләре өчен педагогларга Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының ведомство бүләкләре, район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International