Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Яр Чаллыда

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе, 19:01

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яр Чаллы шәһәрендә булды, анда капиталь ремонттан соң ачылган 11 нче спорт мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, тренерлар һәм яшь спортчылар белән аралашты, шулай ук Яр Чаллы шәһәре активы белән очрашты.

Автокалада моннан кырык ел элек  ачылган спорт мәктәбенең төп юнәлеше учреждениегә нигез салынганнан бирле волейбол булган. 1983 елда төзелгән мәктәп бинасы ремонт таләп иткән. «Без күптән капиталь ремонт көттек, – диде спорт мәктәбе директоры Светлана Комарова, –  Ян стеналарны сүтеп, аларны яңадан диярлек торгызырга кирәк иде. Төзүчеләр бу катлаулы бурычны үтәделәр".

Капиталь ремонт кысаларында мәктәптә шулай ук архитектура-төзелеш һәм электр яктырту проектлары буенча комплекслы эшләр башкарылган. Реконструкция спорт корылмаларын капиталь ремонтлауның республика программасы буенча узган. Мәктәп спорт инвентаре белән җиһазландырылган һәм зур ярышлар үткәрергә әзер.

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Волейбол федерациясе президенты буларак, белем бирү процессының ничек баруы белән кызыксынды. Светлана Комарова әйтүенчә, хәзерге вакытта мәктәптә 17 тренер-укытучы эшли, ә 2024 елның 1 сентябренә укучыларның гомуми саны 505 кеше тәшкил итә. 2023-2024 елларда Татарстан Республикасының волейбол буенча җыелма командасының 5 әгъзасы әзерләнгән.

Шулай ук мәктәптә ел саен мәктәп волейбол лигасының муниципаль турниры үткәрелә. Сентябрь ахырында  11 нче номерлы спорт мәктәбендә сәнәгать предприятиеләре арасында ТР Волейбол федерациясе президенты Кубогына финал уеннарын уздыру планлаштырыла.

Фәрит Мөхәммәтшин спортчыларның югары әзерлек дәрәҗәсен, шулай ук балалар шөгыльләнә торган шартларны билгеләп үтте, Автокала җитәкчелегенә, тренерларга һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерде. «Бүген тагын бер районда без махсуслаштырылган волейбол спорт залын ремонтлый алдык, бу безнең өчен зур вакыйга, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Быел республиканың ир-атлар һәм хатын-кызлар волейбол командалары Россия Федерациясе чемпионнары булдылар. Әмма уңышларга югары беренчелекләрдә генә түгел, бәлки муниципаль мәйданчыкларда, республикабызның шәһәр һәм районнарында да ирешелә, анда киләчәк җиңүләргә нигез салына».

Спорт мәктәбенә капиталь ремонт ясау – бүген Автокалада  икътисад өлкәсендә дә, социаль-мәдәни өлкәдә дә гамәлгә ашырыла торган проектларның берсе. Алар турында тулырак Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев сөйләде. «Яр Чаллы – Россия Федерациясенең эре шәһәрләренең берсе, илдә иң эре моношәһәр, ә бу икътисадый тормышка аерым эз калдыра, – дип билгеләп үтте  Наил Мәһдиев. –  8,5 ел эчендә, алгарышлы үсеш территориясе статусын алганнан бирле, без 48 яңа завод ачтык, 43 млрд  сум инвестиция җәлеп итә алдык һәм 9800 яңа эш урыны булдырдык».

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, чаллылылар һәрвакыт актив гражданлык позицияләре белән аерылып тордылар, шуңа күрә биредә балалар, спорт, медицина учреждениеләре уңышлы төзелә. «Бик күп эш башкарылган, мәсәлән, Мәләкәс елгасы ага торган Тукай яр буен кайчандыр камыш һәм куаклыклар баскан булса,  бүген  ул –  чаллылыларның яраткан ял итү урыны, биредә шулай ук спорт белән шөгыльләнәләр, – дип сөйләде Светлана Захарова, –стадион төзекләндерелде, яңа мәктәпләр төзелде, онкодиспансер ачылды, болар барысы да шәһәр өчен зур әһәмияткә ия. Алда яңа планнар. Бүген безгә бишенче шәһәр хастаханәсе, балалар театры төзергә кирәк. Һәм, әлбәттә, яшьләргә, яшьләр төзелешенә, кадрлар җәлеп итүгә зур игътибар бирергә кирәк».

Мәдәният йортында узган очрашуда республика һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре җентекләп каралды. Җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясенең барышы турында аерым фикер алыштылар. «Сайлаулар – республика өчен, һәм тулаем ил өчен иң зур сәяси вакыйга, – дип  басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – сайлаучыларыбызның турыдан-туры тавыш бирү юлы белән без үзебез яши торган законнарны кабул итүче парламентны формалаштырабыз».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International