Фәрит Мөхәммәтшин: "Без Вячеслав Володинның төбәкләргә җирле үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү хокукы бирү турында тәкъдимен хуплыйбыз»

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе, 12:33

«Без Вячеслав Володинның бердәм хакимият системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы закон проектына фракцияара төзәтмә кертү турындагы тәкъдимен хуплыйбыз», - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмә вакытында.  

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан позициясен ишеттеләр һәм без әйткән фикер уңай кабул ителә. “Авыл советы - ул кешеләр үз проблемалары һәм тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә торган урын. Әгәр җирле советларны ябып, барысын да район үзәгенә күчерсәк, аннан торып авыллардагы мәсьәләләрне хәл итү авыр булачак. Өстәвенә, өлкәннәргә «су юк», «карны чистартырга кирәк», «юлны чистартырга», «электр уты сүнде» кебек сораулар белән район үзәгенә кадәр бару уңайсыз. Без авылны, Татарстанда авыл советлары, муниципаль депутатлар корпусы аша табылган эш формасын һәм формуласын саклап калырга кирәк дип саныйбыз».

Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, республика позициясен татарстанлылар һәм илебезнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр актив рәвештә хуплый. «Авыл җирлекләрен саклап калу турында безнең фикерне хуплап язган хатлар алабыз” - диде парламент башлыгы. - Хәзер эшләнә торган төзәтмәләр нигезендә төбәк парламентлары үз территорияләрендә нинди җирле үзидарә булачагын үзләре хәл итәргә тиеш була, ул регионнарга шундый вәкаләтләр бирәчәк».

Татарстан Дәүләт Советы баштан ук гавәми хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы закон проекты буенча эшчәнлеккә җиң сызганып кереште, чөнки, бу закон мөһим һәм республикада яшәүче һәр кешегә кагыла, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.  

Татарстан Дәүләт Советы бу мәсьәлә буенча үз позициясен әйтте, Россиянең барлык төбәкләрен бер баскычлы җирле үзидарә системасына күчерүгә каршы ризасызлык белдереп, дәлилләр китерде. Республика парламентарийлары ике баскычлы механизмны саклап калу өчен закон проектына 25 төзәтмә әзерләде. Алар асылда төбәкләргә җирле үзидарәнең ике баскычлы системасыннан бер баскычлы системага күчешне үзләренә хәл итү хокукын бирүне күздә тота.  Россия - зур ил, һәм анда бер төрле система белән генә идарә итәргә ярамый, ә сайлау хокукы бирергә кирәк, дип саный депутатлар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International