Депутатларның округларда эшчәнлеге

2025 елның 17 гыйнвары, җомга, 14:07

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, СВОда катнашучыларга гуманитар йөк җибәрделәр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очраштылар, өлкәннәр өчен интернат-йортларда булдылар, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволарының йомгаклау коллегияләре утырышларында катнаштылар.

16 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Александр Лившиц Казанның Киров районында гражданнарны кабул итте. Депутатка халык Кызыл Какшай урамында юл кичүен ачуны сорап мөрәҗәгать итте. Ул Горький шоссесын реконструкцияләү вакытында ябылган була. Моннан тыш кар чистарту мәсьәләләре дә каралды. Депутат барлык мөрәҗәгатьләрне шәхси контрольгә алды.

16 гыйнварда экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев профильле министрлыкның коллегиясендә катнашты, утырышта ведомствоның 2024 елгы эшенә йомгак ясалды, яңа илкүләм проектлар кысаларында планнар билгеләнде.  

16 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов Чаллы шәһәренең 25 нче мәктәбе базасында автокаланың Үзәк районында яшәүчеләр белән очрашуда катнашты.

15 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов Казанның Вахитов районында гражданнарны кабул итте. Аңа торак сатып алу һәм ташламалы программалар турында сорап мөрәҗәгать иттеләр.

15 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин Бөек Ватан сугышы ветераны, Казанда яшәүче Федор Мердюковны 100 яшьлек юбилее белән котлады. Федор Федорович Чүпрәле районының Кече Акса авылында туа. Фронтка 1943 елда китә. Бер ел әзерлек узганнан соң аны Белоруссия фронтына җибәрәләр. Ветеран танкка каршы артиллерия пехотасы сафларында сугышкан, Кенигсбергны, хәзерге Калининградны азат итүдә катнашкан, Берлинга кадәр барып җиткән. Сугышчан казанышлары өчен «Кенигсбергны алган өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң Федор Федорович тагын ун елга якын кораллы көчләр сафында хезмәт итә, 1955 елның октябрь ахырында демобилизацияләнә. Туган якларына кайткач, Казан шәһәрендә төпләнә. Федор Мердюков озак вакыт «Теплоконтроль» заводында эшли.

15 гыйнварда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин катнашында Тәтеш районының Бакырчы авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Анда 2024 елга йомгак ясалды һәм 2025 елга планнар билгеләнде. Авыл җирлегендә 684 кеше яши. Бакырчы авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым программасында актив катнаша, шуның нәтиҗәсендә 2024 елда Үтәмеш һәм Чуаш Чурапаны авылларында юллар төзелгән, зират коймалары ясалган.

15 гыйнварда икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева, Дәүләт Советы депутаты Рима Мөхәммәтшина архив эше буенча Татарстанның дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар. Анда Татарстанның махсус хәрби операциядә катнашу тарихын документлаштыру һәм саклау кирәклеге турында сүз барды.

15 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев СВО ветераннарының «Добробат” музыкаль төркеме сәнгать җитәкчесе  Валерий Чамрин һәм музыкант Иван Хомяков белән очрашты. Әңгәмә барышында төркемнең республика районнары буйлап планлаштырылган гастрольләре, аларның иҗат юнәлешләре, яшьләргә патриотик тәрбия бирү әһәмияте турында фикер алыштылар.

14 гыйнварда Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев эш сәфәре белән Татарстанның Балтач  районында булды. Депутат Түнтер авылында торгызылучы мәдрәсә нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Түнтәр татар авылындагы «Шәмсия» мәдрәсәсенең тарихы шактый зур, ул 1892 елда ачылган булаһәм 1918 елга кадәр эшли һәм большивиклар тарафыннан  ябыла. Ә хәзер аның базасында кызлар өчен пансионат ачу планлаштырыла.

14 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов Яр Чаллы шәһәренең 68нче мәктәбе укучылары өчен дельфинарийга алып баруны оештырды. «Навигатор» партия проектында катнашучылар «Әкияттә кунакта» тамашасын һәм дельфинарийдагы мавыктыргыч шоу карадылар. Тамаша тәмамлангач, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

13-14 гыйнварда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов  Азнакай һәм Ютазы районнарында булды. Депутат Актүбә бистәсендәге өлкәннәр интернат-йортында булды һәм анда яшәүчеләрнең шәхси үтенече буенча аларга саклау контейнерлары тапшырды. Шулай ук Нәҗип Хаҗипов ике районга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы халыклары вәкилләре туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча утырышларда катнашты.

13 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев парламент бинасында Баулы аграр көллиятенең тәрбия буенча киңәшчесе Динара Әхмәтованы кабул итте. Ул СВО зонасында хезмәт итүче офицерның хатыны. Эдуард Шәрәфиев аңа ире хезмәт итә торган часть командиры кушуы буенча «офицер хатынына» иҗтимагый медален тапшырды, аның  кызларына яңа ел бүләкләре өләште. Очрашу кысаларында шулай ук үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре дә кузгатылды.

13 гыйнварда СВОда катнашучы хәрбиләргә Татарстаннан җибәрелгән гуманитар ярдәм барып җитте. Аны җыюны һәм озатуны Россия Герое, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков оештыра. Депутат хәрбиләр соравы буенча аларга квадрокоптерлар, рацияләр, квадроцикллар һәм мотоцикллар тапшырды.

 "Минем төп бурычым - алгы сызыктагы егетләргә ярдәм итү. Көн саен без хәрбиләрнең мөрәҗәгатьләрен өйрәнәбез. Иң күп мөрәҗәгатьләр - хәбәрсез югалганнарны эзләү һәм гуманитар йөк җыю турында», - дип билгеләп үтте Рәсим Баксиков. Гуманитар йөк туплауда финанс ярдәме күрсәткән өчен депутат «АПВ-СТРОЙ» генераль директоры Александр Патехинга һәм «ММГ-СТРОЙ» коллективына рәхмәт белдерде.

13 гыйнварда социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова гаилә инклюзив үзәген ачуда катнашты. Проект инвалид балаларга ярдәм итүнең «Бергә булдырабыз» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырылган. Биредә балалар үзләренең физик сәламәтлекләрен саклап калсын, аны ныгытсын һәм социаль күнекмәләрен үстерсен өчен барлык кирәкле шартлар да бар. Иң мөһиме – үзәк ата-аналар һәм балалар арасындагы элемтәләрне ныгытуга, шулай ук балалар арасында дустанә мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән. Үзәктә 150дән артык бала ярдәм ала. "Депутатлар корпусы белән бергә без еш кына инклюзив үзәкләрдә булабыз, чөнки Балалар турында кайгырту — безнең төбәкнең өстенлекле бурычларының берсе. Бу учреждениеләрдә үзенчәлекле мохит, анда һәр бала үзен мөһим һәм яратылучы итеп хис итә", - дип билгеләде Ольга Воронова.

13 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәиров белән бергә Баулының иң өлкән кешеләренең берсе Кәбирә Мәрданованы 105 яшьлек юбилее белән котлады. Ул Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен орден-медальләр белән бүләкләнә, үз гомерендә аңа илебез тарихындагы киеренке вакыйгаларның шаһиты булырга туры килә. Күп еллар укытучы булып эшли. Биш бала тәрбияләп үстерә, аның 10 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.

12 гыйнварда Яшел Үзән музыка театрында «Вифлеем йолдызы яктысы» дип исемләнгән традицион фестивал узды. Чарада мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева катнашты. Фестивальдә Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәге коллективлары катнашты.

10 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Рамил Әхмәтов Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Фәррахов һәм Руслан Гаджиев белән «Салават Күпере»торак комплексында яңа поликлиниканы карады. Алар катлаулы диагностик процедуралар үткәрергә һәм югары дәрәҗәдә дәваланырга мөмкинлек бирә торган яңа җиһазлар белән җентекләп таныштылар. Депутатлар шулай ук табиблар кабинетларында булдылар, һәр кабинет медицина ярдәме күрсәтү өчен дә, пациентлар өчен дә уңайлы.  Депутатлар пациентлар белән дә аралашты.

10 гыйнварда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчеләре Азат Хамаев һәм Нәҗип Хаҗипов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегиясе утырышында катнаштылар. Утырыш Саба районында узды, анда ведомстволарның 2024 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2025 елга өстенлекле бурычлар расланды.

Бу атнада Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия проекты кысаларында балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашыруны дәвам иттеләр.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева 10 яшьлек Азалия һәм 6 яшьлек Хева хыялын тормышка ашырырга булышты. Депутат кызларның һәркайсына самокат бүләк итте.

Дәүләт Советы депутаты Нияз Гафиятуллин Казаннан 4 яшьлек апалы-сеңелле кызларның яңа ел теләкләрен үтәде. Аделина кар чанасы, Арина сюрприз бүләк итү турында хыялланган, аңа Нияз Гафиятуллин исеменнән бизиборд тапшырдылар.

Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов Кыш Бабайдан акустик гитара сораган Даниилның хыялын тормышка ашыра.

Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров велосипед турында хыялланган  5 яшьлек Янаның яңа ел теләген тормышка ашырырга ярдәм итә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International