Халыклар дуслыгы йортында Бөек Ватан сугышына багышланган листовкалар һәм плакатлар күргәзмәсе ачылды

2021 елның 8 мае, шимбә, 14:06

Бүген Татарстан халыклары дуслыгы йортында Бөек Ватан сугышы башлануның  80 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган “Телләр төрле, Җиңү бер” дигән листовкалар һәм плакатлар күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе күргәзмәне ачканда, совет халкының батырлыгы турында сөйли торган уникаль экспонатларны җыя алган өчен чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

«76 ел узуга карамастан, бабаларыбызның һәм әтиләребезнең батырлыгын хәтердә саклап калу мөһим, аларның күбесе Бөек Җиңү өчен сугыш кырларында башларын салган. Алар фидакарьлек һәм батырлык үрнәге булып тора. Без Җиңү турындагы хәтернең буыннан-буынга тапшырылырга тиешлеген аңлыйбыз. 700 меңнән артык татарстанлы сугыш кырына киткән, һәр икенчесе әйләнеп кайтмаган, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. - Ул чагында кемнең нинди милләттән булуы, нинди  дин тотуы турында сорауны берәү дә күтәрмәгән.  Ватанны саклау һәм дөньяны коткару өчен  бердәм булып бер сафка басканнар. Барысы да үзебезнең илне һәм халкыбызның киләчәген саклап калу өчен җиңәргә тиешлегебезне аңлаганнар".

Парламент башлыгы әйтүенчә, нигездә гомум дөньяны саклау идеясе яткан миссия безне хәзер дә берләштерә. Совет халкының Бөек Җиңүдә ролен киметү омтылышларына карамастан, тарихи дөреслекне саклап калу мөһим, бу безнең изге бурычыбыз, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов  күргәзмәне оештыру турында сөйләгәндә, әлеге  идеянең  элеккеге хезмәттәшләренеке булуын билгеләп үтте. 9 майда Дуслык йорты коллективы ел саен Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган күргәзмә үткәрә. Алар анда елдан-ел үзләренең ата-бабаларының фотосурәтләрен алып киләләр. Бу хәрәкәтнең башында  Алексей фон Эссен торган, ул Татарстан дворяннарының башлыгы булган. Материаллар җыю барышында хәтта хәрби антның да туган телләрдә бирелүе ачыкланган. Уникаль экспонатлар җитәрлек җыелганнан соң, әлеге күргәзмәне оештырырга карар кылынган.

Ирек Шәрипов шулай ук әлеге уникаль чараны оештыру идеясен милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча РФ Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Владимир Зорин югары бәяләвен хәбәр итте. РФ Иҗтимагый палатасы стеналарында күчмә күргәзмә оештыру тәкъдиме килгән.

Татар, грузин, әрмән, үзбәк, азәрбайҗан, таҗик, башкорт, кыргыз һ.б. халыклар телләрендә Советлар Союзының төрле милләт каһарманнары турында сөйли торган Кызыл Армия Политуправлениесенең листовкалары киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителде. Репринтларның электрон күчермәләренә, федераль музейларны да кертеп, төрле музейларда һәм архивларда заказ бирелгән. Рәсемнәрнең бер өлеше элегрәк бер тапкыр да куелмаган.

Болардан тыш, Кызыл Армия сафларына чакырылган хәрби хезмәткәрләр алып килгән экспонатлар арасында  төрле телләрдә язылган антлар. СССР халыклары турында сөйли торган «Татарлар», «Кыргызлар», «Әрмәннәр» һ.б. милләтләр турында мәкаләләр циклына багышланган аерым стенд та куелган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International