Фәрит Мөхәммәтшин республика бердәмроссиялеләрен партиянең туган көне белән котлады

2024 елның 1 декабре, якшәмбе, 07:48

Бүген, 1 декабрьдә, «Бердәм Россия» партиясе үзенең туган көнен билгеләп үтә. Нәкъ 23 ел элек сәяси көч булдыру турында Карар кабул ителгән иде, аның төп максаты илне – барлык төбәкләрне, төрле халык һәм дин вәкилләрен берләштерү иде. Республика бердәмроссиялеләрен әлеге мөһим вакыйга белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Парламент башлыгы партияне оештыруда Юрий Михайлович Лужков, Сергей Кужугетович Шойгу, Минтимер Шәрип улы Шәймиев кебек танылган кешеләр торуын искәртте.

«Узган еллар эчендә партия хаклы рәвештә илнең төп сәяси көченә әверелде, – дип басым ясаган Фәрит Мөхәммәтшин, – бу горурлык өчен сәбәп кенә түгел, дәүләтчелекне ныгыту һәм суверен мәнфәгатьләрне яклау, социаль-икътисадый сәясәтне гамәлгә ашыру, традицион рухи кыйммәтләрне, милләтара тынычлыкны саклау, патриотизм тәрбияләү өчен аерым җаваплылык тою».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге илдә иң эреләрнең берсе, 125 меңнән артык татарстанлыны берләштерә. Парламент җитәкчесе партия проектларын һәм гуманитар миссияләрне гамәлгә ашыруга, яңа территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүгә аерым басым ясады.

«Алда – яңа бурычлар һәм җиңүләр, – дип йомгаклаган Фәрит Мөхәммәтшин. – Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм уртак эшебездә уңышлар телим».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International