Махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китерелде

2026 елның 29 мае, җомга, 13:48

Луганск Халык Республикасына һәм Донецк Халык Республикасына чираттагы гуманитар йөк китерелде, аны Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов Лениногорск районы администрациясе вәкилләре белән бергә озатып барды.

Хәрбиләрнең үтенече буенча аларга кирәкле материаллар һәм җиһазлар: техника өчен запас частьләр, газ баллоннары, дизель һәм бензин генераторлары, эретеп ябыштыру аппаратлары, электр инструментлары, маскировка челтәрләре, полиэтилен пленка, азык-төлек, хуҗалык кирәк-яраклары, сугышчыларның гаиләләреннән һәм якыннарыннан шәхси посылкалар китерелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International