Депутатлар округларда

2026 елның 29 мае, җомга, 14:59

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Парламентарийлар гражданнарны кабул итте, «Агродиктант» акциясендә катнашты, шулай ук республика муниципалитетларында чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау белән котлады.

29 майда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов «Бердәм Россия»нең иҗтимагый ярдәм штабында «Агродиктант» федераль агарту акциясендә катнашты. Проект Россиянең агросәнәгать комплексы (АПК), авыл территорияләре һәм азык-төлек иминлеге турындагы белемнәрне тикшерүгә юнәлдерелгән. Аның максаты – аграр һөнәрләрне һәм авылда яшәү рәвешен популярлаштыру, илнең заманча агросәнәгать комплексы турында белем дәрәҗәсен күтәрү. "Бердәм Россия" партиясе депутаты һәм тарафдарлары белән бергә агродиктантны Казан дәүләт аграр университетының беренче курс студентлары язды.  Проект «Россия авылы» партия проекты кысаларында «Бердәм Россия», Россельхозбанк һәм Федерация Советының Аграр ­–азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. 2025 елда диктантны 400 мең кеше язган.

29 майда Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казан дары заводы территориясендә старт алган «Үз һөнәрендә иң яхшы» һөнәри осталык конкурсын ачу тантанасында катнашты. Конкурс 2019 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда 150дән артык белгеч катнашкан. Хәзерге вакытта ярышлар җиде номинация буенча үткәрелә: КИПиА буенча слесарьдан алып йөк автомобильләре йөртүчегә кадәр. "Бүген республикага икътисадның барлык тармакларында квалификацияле яшь кадрлар кирәк. Мондый конкурслар яшьләрне берләштерә, эшче һөнәрләренең абруен һәм предприятие имиджын күтәрә, - дип билгеләде Ольга Воронова.

26 майда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның төбәк кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.  

26 майда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка Казаннан пенсионер Зоя Куклина җир кишәрлегеннән законсыз файдалану мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Сорау контрольгә алынды.

26 майда Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов Мәләкәс аръягы микрорайонындагы 39нчы мәктәпне һәм Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендәге 1нче мәктәпне тәмамлаучыларны котлады, аларга ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләде. “Барлык чыгарылыш укучыларына да имтиханнарда яхшы нәтиҗәләр күрсәтүләрен, тормышта дөрес юл сайлауларын һәм ышанычлы рәвештә алга баруларын телим", – дип билгеләп үтте депутат.  Гадәттәгечә, Марсель Мингалимов үз округында шефлыкка алынган мәктәпләргә ярдәм күрсәтә: территорияләрне җыештыру, спорт һәм башка чаралар үткәрү өчен техника бүлеп бирә, укучылар белән ел саен «Аҗаган» уеннарын оештыра.  Ел саен финанс ярдәме дә күрсәтә. Быел депутат Комсомол районының сигез мәктәбенең һәркайсына яңа уку елына әзерлек өчен 100 мең сумнан артык акча бүлеп биргән.

26 майда Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга  Воронова Казан шәһәре Идел буе районының 82 нче мәктәбендә соңгы кыңгырауда катнашты. Депутат чыгарылыш сыйныф укучыларын тормышларында яңа этап башлану белән котлады.  "Алда юллар төрле: кемдер укуын дәвам итәчәк, кемдер һөнәр сайлап беренче адымнарын ясаячак. Һәркемнең үз юлы, үз максатлары һәм хыяллары бар, - дип ассызыклады Ольга Воронова.  – Алар алдында кызыклы, бай, әмма җаваплылык һәм кыюлык таләп итә торган олы тормышка ишекләр ачыла”.

26 майда Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин эш сәфәре белән Кама Тамагы бистәсендә булды, анда ул 1 нче мәктәптә һәм кадет интернат-мәктәбендә соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейкада катнашты. Леонид Якунин педагогларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрен ирештерде.

26 майда Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев эш сәфәре белән Әтнә районына килде. Депутат Олы Мәңгәр мәктәбендә булды һәм республика җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән укучыларны уку елы тәмамлану белән котлады, укытучыларга рәхмәт белдерде, чыгарылыш укучыларына уңышлар теләде.

26 майда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш визиты белән Минзәлә районына килде. Депутат Минзәлә шәһәренең 1нче мәктәбендә соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейкада катнашты, чыгарылыш укучыларын, педагогларны һәм ата-аналарны котлады.

17-19 май көннәрендә «ЭКОдулкын»  Яшьләр экология оешмаларының республика юбилей форумы узды. Форумның мактаулы кунагы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов иде. Дәүләт Советы исеменнән ул форумда катнашучыларны сәламләде, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик агарту идеяләрен хуплады, шулай ук зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм экоактивистлар хәрәкәтенә уңышлар теләде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International