Дәүләт Советы каршындагы мәйданчыкта «Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге»н тәкъдир итү булды

2024 елның 30 ноябре, шимбә, 12:57

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләрне реабилитацияләү өчен «Тәгәрмәчле тернәкләндерү  үзәге» мобиль комплексын тәкъдир иттеләр. Презентация республика парламенты бинасы каршындагы мәйданчыкта оештырылды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.  

Терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләрне тернәкләндерү өчен «Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге» мобиль комплексы Марат Ильясов тарафыннан эшләнгән. Проект турында автор үзе сөйләде.

Марат Ильясов шулай ук тернәкләндерү өчен тренажерлар линейкасы авторы да. Тренажерлар медицина эшләнмәләре сыйфатында теркәлгән, Татарстанның җиде тернәкләндерү үзәгендә, шулай ук Мәскәүнең Н.И.Пирогов исемендәге Милли медицина-хирургия үзәгендә апробация узган һәм үзләрен уңышлы күрсәткәннәр.

Презентациядә мобиль комплекс, шулай ук аны куллану планнары турында җентекләп сөйләделәр. Татарстан Рәисе шулай ук тренажерларда шөгыльләнгән һәм уңай нәтиҗәләргә ирешкән кешеләр белән аралашты.

Белешмә өчен:

2022 елда Марат Ильясов ВКС буенча Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин каршында тернәкләндерү үзәге турындагы доклад белән чыгыш ясады. Әлеге ВКС нәтиҗәсе буенча аның инициативалары ил Президенты һәм федераль министрлыклар тарафыннан хупланды. Әлеге проект илнең иң яхшы 100 социаль проекты исемлегенә кергән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International