Марат Әхмәтов: «Татарстандагы халыклар һәм диннәр арасындагы тынычлык һәм татулык – хакимият оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәсе»

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе, 14:13

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген Санкт-Петербургның Таврический сараенда узган Россия закон чыгару оешмалары Советы утырышында катнашты. 27 апрель -  Россия парламентаризмы көне уңаеннан, монда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин федераль һәм төбәк парламентарлары җитәкчеләре белән очрашты.

2026 ел Россия парламентаризмы өчен - юбилей елы. 120 ел элек, 1906 елның 27 апрелендә, төньяк башкаладагы Таврический сараенда Россия Империясенең беренче Дәүләт Думасы үз эшен башлый. Хәзер ел саен,

Россия закон чыгару советларының җыелышы нәкъ шушы Таврический сарайда – халык хакимияте һәм закон чыгару институты яралган урында  үткәрелә. Утырышны ачып РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко җыенда катнашучыларны Россия парламентаризмы көне белән котлады. «120 ел элек Россия тарихында яңа чор башланды - парламентаризм чоры, - диде ул. – Баштан ук безнең парламент ике палаталы рәвештә эшләде, бу, Россия кебек күпмилләтле һәм күпконфессияле ил өчен аеруча мөһим. 120 ел эчендә россия парламентаризмы үсеш юлы узды, «тарихи борылыш чорларын» кичерде. Бүген, Конституциягә нигезләнеп, һәр төбәк, халык саны, зурлыгы, икътисади күрсәткечләренә карамастан, Федерация Советында тигез тавышка ия, димәк, һәр субъектнең үз фикере парламентта тигез хокукта тәкъдим ителә».

Россия парламентының югары палатасы спикеры 2020 елда Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң, ике палата да яңа  вәкаләтләр һәм җаваплылык алуын искә төшерде. Валентина Матвиенко сүзләренә караганда, мөһим рольне төбәк парламентлары уйный, алар үз җирлекләрендә генә түгел, ә федераль дәрәҗәдә закон чыгару тәкъдиме белән мөрәҗәгать итү хокукына да ия. «Үткән елның декабрендә Федерация Советында чыгыш ясаганда, дәүләт башлыгы безнең барчабызга ачык йөкләмә бирде – төбәкләрне илкүләм дәрәҗәдәге яңа карарлар кабул итү эшләнүенә ныграк җәлеп итәргә кушты. Закон чыгару советлары бу эштә активрак катнашырга тиеш дип ышанам, моның өчен барлык кирәкле чаралар булдырылган», - дип ассызыклады Валентина Матвиенко.

РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков уздырган Россия закон чыгаручылар Советы утырышында гражданнар арасындагы бердәмлекне, милләтара һәм динара татулык мәсьәләләре каралды.

2026 ел Россия Президенты тарафыннан Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән. «Россия халыкларының бердәмлеге - безнең илнең өстенлеге», дип искәртте Валентина Матвиенко Россия президенты сүзләрен кабатлап. «Меңьеллык тарихы дәвамында Россия халыклары күпмилләтле бер гаилә булып яшәгән, шул ук вакытта һәр халык үз үзенчәлеген, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен буыннан-буынга саклап калгән».

Валентина Матвиенко әйтүенчә, бу тарихи процессның мөһим факторы халыклар бердәмлеге булган. "Нацист идеологиясен тар - мар итүдә нәкъ менә күпмилләтле совет халкы зур роль уйный, бүген дә бердәмлек, барлык милләт вәкилләре Ватаныбыз өчен көрәшкәндә беренче планга чыга, - диде ул, - дошман бер-бер артлы җиңелүгә дучар була, чөнки Россия солдаты Ватан өчен, безне берләштергән Тарихи хәтер өчен, - көрәшә».

"Милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык - ул безнең илнең көче. Россиянең дошманнары күп, алар еллар дәвамында җәмгыятьне тотрыксызландыру өчен нәкъ шушы тынычлыкны юкка чыгарырга тырыша. . Безнең бурыч – мондый провокацияләргә каршы тору», - дип ассызыклады Федерация Советы Рәисе.

РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков билгеләп үткәнчә, хакимият органнары барлык дәрәҗәләрдә дә күпмилләтле дәүләтне ныгытуга юнәлдерелгән эзлекле эш алып бара. «Дәүләт милли сәясәтен законнар белән тәэмин итү - Россия халкының милләтара татулыгын һәм бердәмлеген ныгытуның төп юнәлешләреннән берсе», - дип ассызыклады ул.

Александр Жуков искәрткәнчә, сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан бу темага 20дән артык федераль закон кабул ителгән.

Татарстан еш кына 175 милләт вәкиле дус һәм тату яшәгән уникаль төбәк буларак искә алына. Республикада дәүләт милли сәясәтен Россия стратегиясе һәм республика концепциясе дәрәҗәсендә гамәлгә ашыру буенча системалы эш алып барыла. Республика Рәисе каршында Рус теле буенча (Премьер-министр Алексей Песошин рәислегендә) һәм Татарстанда яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча (Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов җитәкчелегендә) комиссияләр гамәлдә.

"Татарстан - безнең зур илебезнең уникаль субъекты, анда 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов журналистлар белән әңгәмә барышында. - Толерантлык-гасырлар буе барлыкка килгән тарихи традиция ул, чөнки республика Европа белән Азия арасында урнашкан, Бөек Ефәк юлы безнең аркылы уза. Шул ук вакытта бу барлык дәрәҗәдәге һәм хакимият институтларының көндәлек системалы эшен таләп итә, һәм бүген шулай эшләнә дә. Татарстан өчен бу төп өстенлек, аның үсешенең рухи нигезе. Ул гына да түгел, үз мәдәниятен, үз халкының гореф-гадәтләрен, туган телен яраткан кеше башка барлык мәдәниятләргә һәм телләргә дә хөрмәт белән карый. Һәм бу принцип Татарстанда уңышлы гына тормышка аша».  

Марат Әхмәтов әйтүенчә, республикада мәдәниятләр балансы саклануы да мөһим. "Барлык мәдәниятләргә һәм конфессияләргә бертөрле  мөнәсәбәт булдыру - хакимият органнары тарафыннан аерым игътибар белән эшләнә торган эш, - дип ассызыклады ул. – Болгар һәм Зөя утрау - шәһәрлеге, Кремльдә Кол Шәриф мәчете, Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу моңа мисал булып тора.  Рәис каршындагы Комиссия республикада яшәүче барлык халыкларның телләрен саклау һәм үстерү белән шөгыльләнә".

Утырыш алдыннан анда катнашучылар XX гасыр башы тарихи материаллары белән танышты, алар Россиянең ике палаталы парламентының үсеш чорын күрсәтә.

Көннең икенче яртысында Таврический сараенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Закон чыгаручылар Советы әгъзалары белән очрашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International