Марат Әхмәтов: «Татарстан хакимият оешмалары эшчәнлегенең өстенлеге - авыл тормышына һәм авыл хуҗалыгына игътибарлы булу»

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе, 14:56

Татарстан - авыл хуҗалыгы тармагы күрсәткечләре, шул исәптән фермерлык хәрәкәте үсеше буенча Россиядә алдынгы регионнарның берсе. Узган ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме беренче мәртәбә 400 млрд сумнан артып китте. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Санкт-Петербургта «Вместе-РФ» телеканалына биргән интервьюсында әйтте. Исегезгә төшерәбез, Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Санкт-Петербургта, анда ул Россия Закон чыгаручылар Советы утырышында катнаша. Утырыш төньяк башкаланың Таврический сараенда уза.

"Авыл - ул гади авыл хуҗалыгыннан да зуррак. Бу җитештерү генә түгел, тормыш рәвеше, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов «Вместе-РФ»телеканалы журналисты белән әңгәмә барышында. - Татарстанда һәрвакыт авыл тормышына һәм авыл хуҗалыгына игътибарлы булу хакимият оешмалары эшенең  өстенлеге булып калды».

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә Татарстан 68 мең кв.км мәйданы, 3 млн. гектардан артык уңдырышлы җире булган территория. Алар эшкәртелергә, монда кешеләр уңайлы тормышта яшәргә һәм эшләргә тиеш. «Татарстанда авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән социаль программалар гамәлгә ашырыла, - дип сөйләде Марат Әхмәтов. - Республиканың барлык торак пунктына да игътибар бирелә».

 Марат Әхмәтов хуҗалык итүнең кече формаларын - фермерлыкны һәм шәхси хуҗалыкларны үстерүгә аерым тукталды. 10 ел элек Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында закон кабул ителгән иде. Документ фермерлык хәрәкәтенә, шәхси хуҗалыкларга  ярдәм чараларын билгеләде, авыл халкының мәшгульлек мәсьәләләрен өлешчә хәл итте. Моннан тыш, үз вакытында эре мөгезле терлек санын киметмәүгә һәм авыл халкының активлыгын арттырырга мөмкинлек бирде.

"Хуҗалык итүнең кече формалары авыл тормышының калыплашкан нигезләрен саклап кала да инде, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. - Узган ел алар тарафынанан җитештерелгән авыл хуҗалыгы тулай продукциясе 160 млрд сум тәшкил итте. 2,5 мең фермер хуҗалыгы, 500гә якын кооператив эшли. Аларга зур ярдәм күрсәтелә. Кабул ителгән закон кысаларында ел саен якынча 2 млрд сумлык ярдәм нәкъ менә кече формаларга бирелә».

Журналистның республика агросәнәгать комплексы алдында торган стратегик бурычлар турындагы соравына җавап биреп, Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы тармагына зур инвестицияләр кертелүгә карамастан, хәл борчулы булып кала, дип ассызыклады. «Без 2,3 млн тонна сөт җитештерәбез, шул ук вакытта сатып алу бәяләре түбән булып кала, - дип сөйләде ул.  «Сату, зыянсызлык балансын саклау катлауланды. Эре инвестицияләргә сагаеп карыйлар. Ашлыкны сатып алу бәяләре белән дә шул ук хәл. Без Татарстанда уртача 4,5-5 млн тонна ашлык үстерәбез. Бу майлы культуралардан тыш. Шул ук вакытта сатып алу бәяләре биш ел дәвамында артмады, 2021 ел дәрәҗәсендә калды. Авыл хуҗалыгында мондый хәлләр еш була бәя я күтәрелә, я төшә, әмма тулаем алганда республиканың авыл хуҗалыгы бай ресурска ия».

Хәзер Татарстанны үстерә торган аерым юнәлеш - хәләл продукцияне экспортка җибәрү. "Процесс әлегә алай ук масштаблы бармый, әмма бу нечкә эш, - таләпләр бик югары.. Без хәләл базарны үзләштерербез дип өметләнәбез", - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы.

Яшьләрне АПКда эшләргә ничек этәрергә? Бу сорауга җавап итеп Марат Әхмәтов Татарстанда әлеге проблема, мөгаен, илнең башка төбәкләренә караганда да уңайрак диде. «Татарстан икътисады үсештә булган республика, бездә берничә дистә илкүләм проект гамәлгә ашырыла, алар авыл җирендә тормыш сыйфатын яхшырту һәм төзекләндерүгә юнәлдерелгән, - дип сөйләде Марат Әхмәтов. - Болар барысы да ахыр чиктә кадрларны тотрыклы тәэмин итүнең бер юлы. Соңгы елларда һөнәри белем бирүгә - көллиятләр һәм училищелар системасын, ресурс үзәкләрен үстерүгә зур игътибар бирәбез».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International