Марат Әхмәтов КФУ студентларын, укытучыларын һәм татар филологиясе факультетын тәмамлаучыларны юбилей белән котлады

2024 елның 30 ноябре, шимбә, 21:14

«УНИКС» концертлар залында Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулуга багышланган тантана уза. Залга бүлекне төрле елларда тәмамлаган, төрле елларда анда эшләгән кешеләр җыелды.Залда утыручыларны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.

«Сезне Татарстан Рәисе, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән матур бәйрәм белән котлыйм. Бүлекнең исеме – татфак кыска гына булса да, бихисап күп эшләр башкаралар. Язмышны сайлаганда һәрберегез күңелегез белән телебезгә җаныгызны бирергә әзер булгансыз. Бүлек оешкан 1944 ел ил язмышында катлаулы ел булуга карамастан, дәүләт телне, милләтне кайгырткан. Без бүген дә үрнәк алырга тиешбез. Тел сагында булганыгыз өчен рәхмәт», – диде ул.

Марати Әхмәтов Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе комиссия эшчәнлеге кысаларында да зур эш башкаруын ассызыклалы, югары мәктәп коллективына Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәте белдерелде.

Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Ленар Сафин ветераннарга да, бүгенге студентларга да рәхмәтләрен әйтте.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов татфак студентлары тарафыннан Татар яшьләре көннәре оештырылуын искә алды.

«Татфак студентлары инициативасы буенча беренче Татар яшьләре көннәре оештырылды, ул студентларга рәхмәт әйтәсем килә. Чын күңелдән сезне зур бәйрәмегез белән тәбрик итәм», – диде ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International