Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе, 11:46

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда депутатлар оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законына һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2021 елдагы эше турындагы хисаплар каралды.

Оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Сүз «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 29 ноябрендәге 382-ФЗ номерлы Федераль закон турында бара.

Хәзерге вакытта РФ Салым кодексының 380 статьясындагы 2 пункты тарафыннан оешмалар мөлкәтенә салым буенча салым ставкаларын билгеләү, салым түләүчеләр һәм мөлкәт категорияләренә бәйле рәвештә рөхсәт ителә. 2023 елның 1 гыйнварыннан салым ставкаларын күчемсез милек төренә һәм аның кадастр бәясенә карап кына дифференциацияләүне билгеләүне күздә тоткан нормалар үз көченә керә.

Эзерләнгән  закон проекты, әлеге яңалыкларны исәпкә алып, аерым салым түләүчеләрнең югалтуларын киметү өчен аерым салым ташламалары бирү механизмын коррекцияли, нәтиҗәдә бизнес өчен салым йөкләнеше үзгәрми диярлек.

Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү һәм бюджет законнары актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану, Татарстан Республикасы Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турындагы закон проекты дәүләт һәм муниципаль гарантияләр буенча йөкләмәләрне исәпкә алу алымнарын төгәлләштерә, субвенциянең яңа төрен кертә һәм бюджет кытлыгын эчке финанслау чыганаклары составын киңәйтә.

Комитет утырышында депутатларга шулай ук ТР башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап бирелде. 

Бу мәсьәлә буенча төп доклад белән республика икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. 2021 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме, бәяләүләр буенча, 3 354,9 млрд. сум тәшкил иткән, ягъни 2020 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 103,8%. Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, икътисадка моңарчы күрелмәгән тышкы санкцион басым шартларында министрлык тарафыннан вәзгыятьне мониторинглау уздырыла, система барлыкка китерүче предприятиеләргә, кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме буенча берничә чара кертелә, импортны алыштыру буенча чаралар үткәрелә. Федераль чаралардан тыш, Татарстанда ярдәм чараларының республика пакеты да гамәлдә.

Депутатлар халыкның реаль керемнәре белән кызыксынды. Профильле министрлык бәяләве буенча, 2021 ел нәтиҗәләре буенча уртача хезмәт хакы 44 мең 934 сум тәшкил иткән (үсеш узган ел белән чагыштырганда 105,8%), 2022 елның гыйнварында - 46 324 сум. Әлбәттә, керемнәр дәрәҗәсенә инфляция йогынты ясый.

«Бәяләр үсеше бөтен ил буйлап бара, - дип белдерде Олег Пелевин, - монополиягә каршы хезмәт эшли. Әгәр башлангыч этапта безнең төп бурыч логистиканы җайга салу һәм беренче кирәк-ярак продуктлары һәм тауарлары белән өзеклекләрне бетерү булса (моны башкарып чыктык), ә хәзер - бәяләрнең спекулятив үсешенә юл куймау".

«Хөкүмәтнең хисабы буенча фикер алышканнан соң төп мәсьәләләр ачыклана, аларга аерым игътибар бирергә кирәк, - бу импортны алыштыру, авыл хуҗалыгына һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче фермерларга ярдәм итү», - дип басым ясады Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, хезмәттәшләренең чыгышларын йомгаклап.

Профильле комитет әгъзалары бюджет сәясәте мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Татарстан Республикасы финанслар министрының беренче урынбасары - Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, 2021 елда Татарстан Республикасы бюджетына 280,2 млрд. сумлык салым һәм салым булмаган керемнәр кергән, ягъни план күрсәткечләреннән 100,8 %. 2019 ел белән чагыштырганда үсеш 30,7 млрд. сум тәшкил иткән, ягъни 12,3%. Федераль бюджеттан һәм башка чыганаклардан республикага 75 млрд. сум җәлеп ителгән. Профильле министрлык тарафыннан төп бурыч - бюджетның баланслылыгы һәм тотрыклылыгы тәэмин ителгән. "2021 елның бюджеты тулы күләмдә башкарылды, бурыч йөкләнеше дәрәҗәсе шактый кимеде", - дип басым ясады Марат Фәйзрахманов.

Бүген Комитет утырышында Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2021 елдагы эшчәнлеге турында хисап каралды. 

ТР Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев билгеләп үткәнчә, узган ел 384 объектта 45 контроль-ревизия чарасы үткәрелгән. Моннан тыш, җиде илкүләм проектны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән бюджет акчаларыннан файдалануны контрольдә тоту кысаларында тикшерүләр үткәрелгән.  Әлеге контроль чаралар нәтиҗәләре буенча 3,4 млрд. сумлык хокук бозулар ачыкланган. Тәртип бозулар дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү һәм эш итү, бухгалтерлык хисабы, дәүләт (муниципаль) сатып алулары өлкәсендә күбрәк ачыкланган.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча ачыкланган финанс бозуларны һәм җитешсезлекләрне бетерү чаралары күрелгән, гомуми суммасы 3,1 млрд. сум (ачыкланган хокук бозуларның 90,9%ы). 2 юридик һәм 24 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган. 5 җинаять эше кузгатылган.

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2021 елдагы эше турында хисаплар профильле комитет әгъзалары тарафыннан игътибарга алынды. Алар  Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында башка мәсьәләләр дә каралды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International