Фәрит Мөхәммәтшин: «Шәрык базары» фестивале халыкларны берләштерүгә ярдәм итә»

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе, 19:30

Бүген Казан Ратушасында «Россия – Көнчыгыш» – «Казанда Көнчыгыш базары» Халыкара милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасы узды. Республика җитәкчелеге, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Халыклары ассамблеясе исеменнән кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең кереш сүзендә билгеләп үткәнчә, фестиваль елдан-ел географиясен һәм милли колоритын киңәйтә бара. Быел анда 30 илдән һәм Россиянең 20 төбәгеннән 50дән артык милли мәдәният вәкилләре катнаша.

«Бу форум ярдәмендә Татарстанда милләтара татулык һәм хезмәттәшлекнең бик уңышлы формасы тормышка ашырыла, — дип басым ясап әйтте парламент җитәкчесе. –  Бүген биредә төрле илләр һәм халыклар вәкилләрен күрүгә шатбыз. Фестиваль безгә кешеләрне берләштерергә ярдәм итә».

Республика парламенты Рәисе фикеренчә, «Казандагы Шәрык базары» Халыкара милли мәдәниятләр фестиваленең уникальлеге шунда ки, бу Россиядә бөтен Шәрык дөньясы башкаручылары катнашында бердәнбер  зур музыка фестивале. Ул Россиянең Көнчыгыш һәм Азия илләре белән интеграцион элемтәләрен ныгыту турында сөйли торган халыкара мәдәни хезмәттәшлекнең яңа юнәлешенә нигез сала.

Владимир Путинның «Көнчыгыш фәлсәфәсе ... бу башкаларның мәнфәгатьләренә зыян китермичә һәркем үзе өчен иң мөһим нәрсәгә ирешә алсын өчен мәнфәгатьләр гармониясен эзләү»  дигән сүзләрен искә төшереп, Фәрит Мөхәммәтшин, республикада милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау буенча комплекслы эшнең нәкъ менә шундый принципка корылган булуын искәртте. «Татарстанда 175 милләт вәкиле бер-берсе белән гармониядә яши, – диде ул. – Барлык халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга зур игътибар бирелә. Бу безнең мәңгелек кыйммәтләр кыйбласы».

Дәүләт Советы Рәисе Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фондына һәм аның директоры Рифат Фәттаховка рәхмәт белдереп, фестивальдә катнашучыларга яңа уңышлар, ә тамашачыларга онытылмас тәэсирләр теләде.

«Казанда шәрык базары» Халыкара милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасында катнашучыларны танылган сәясәтче, фәлсәфә фәннәре докторы Рамазан Абдулатипов котлады, ул Татарстанның җирле халыкларның мәдәниятен һәм традицион кыйммәтләрен саклап кала алуын билгеләп үтте. «Татарстан бүгенге дөньяда үзенчәлекле йолдыз, аерым биеклек, матурлык һәм тирәнлек ул, – дип белдерде ул. – «Казандагы шәрык базары» барлык халыклар өчен мәдәни-әхлакый нигезләрне ныгыту юлында маяк булып хезмәт итә».

Быел оештыручылар проектка яңа формалар һәм юнәлешләр кертеп, аны шактый үзгәртергә карар кылган. Аерым алганда, төрки һәм Көнчыгыш мәдәниятләре яшь башкаручыларның халыкара конкурсы уза. Шулай ук Үзбәкстан Республикасының Каракалпакстан мәдәнияте көннәре узачак, аның кысаларында сәнгать осталары концерты, Каракалпак Яшьләр театры спектакле булачак, рәссамнар һәм милли гамәли сәнгать осталары күргәзмәсе алачак.

Казан форумындагы чараларда катнашу өчен Каракалпакстаннан республика Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рәсүл Зарикеев җитәкчелегендә зур делегация килгән. Ул Үзбәкстан җитәкчелеге исеменнән сәламләвендә билгеләп үткәнчә, фестиваль безнең халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм таныштыру өчен уникаль платформа булып тора. «Әгәр сез бу халыкның ничек яшәвен белергә телисез икән, аларның базарына барыгыз. Мин бу фикер белән килешәм. Казандагы «Шәрык базары»  фестиваленең алга таба да чәчәк атуын, киңәюен телим, сезнең базар киләчәктә төрле мәдәниятләрне берләштерә торган иң зур базар булсын», – диде Рәсүл Зарикеев.

Фестивальнең төп чаралары Казанда 2024 елның 30 ноябренә кадәр узачак.

Фестивальне оештыручылар – Татарстан Рәисе ярдәмендә  Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды, Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Президентның мәдәни инициативалар фонды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International