«Бердәм Россия»леләр Мәскәүдә узачак партия съездына делегатларны раслады

2024 елның 23 ноябре, шимбә, 17:01

Бүген Казанда «Бердәм Россия»партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXVII конференциясе узды. Партия активы 13-14 декабрьдә Мәскәүдә узачак партия съездына делегатлар сайлады, шулай ук муниципалитетлардагы вәкиллекле органнарында депутатлар берләшмәләре эшен иң яхшы оештыручы шәһәр-районнарны ачыклылар. Конкурсына нәтиҗә ясалды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Конференциянең көн тәртибендәге төп мәсьәлә партиянең Мәскәүдәге XXII съездына делегатлар сайлау иде. Съездда партиянең өстенлекле бурычлары билгеләнәчәк, халык программасына, Партия Уставына төзәтмәләр һәм өстәмәләр каралачак. Шулай ук партиянең Югары һәм Генераль советлары составына үзгәрешләр кертеләчәк. Съездга Татарстан делегациясе составында 23 делегат катнаша. Республика Бердәм Россиялеләре Мәскәүдә съезд эшендә актив булыр, дип ышана Фәрит Мөхәммәтшин.

"Без кандидатларны сайлап алуга җаваплы карадык, - дип ассызыклады парламент башлыгы, - алар барысы да бертавыштан хупланды. Съезд катлаулы вәзгыятьтә узачак, әмма шул ук вакытта Татарстан актив эшли, ә «Бердәм Россия» сәяси партиясе һәм аның урыннардагы вәкилләре күпмилләтле республикага тынычлык, татулык һәм иҗади үсеш тәэмин итә».

Партия конференциясендә «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлекчәсенең муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында депутат берләшмәләре эшен бәяләүгә корылган VI республика конкурсына йомгак ясадылар. Җиңүчеләрне бүләкләү 8 номинациядә узды: «Иң яхшы депутат төркеме», «депутат фракциясенең сайлаучылар белән эш нәтиҗәлелеге», «депутат корпусының партия проектларын гамәлгә ашыруда катнашуы» һәм башкалар. Әлки муниципаль районы Советындагы депутатлар фракциясе конкурста абсолют җиңүче булды, Гран-при аларга тапшырылды.

Конференция башланганчы фоеда катнашучыларга партиянең җирле бүлекләрнең депутат фракцияләре проектлары күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Бүген конференциядә Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең 16 яңа әгъзасына партия билетлары тапшырды. Парламент җитәкчесе аларны беренче партия документын алулары белән котлады һәм кабул иткән карарның мөһимлеген һәм җаваплылыгын билгеләп үтте.

"Безнең сафларны тулыландыру-һәрвакыт зур вакыйга, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Бүген партияләр күп, әмма бу кешеләр үз тормышларын нәкъ менә «Бердәм Россия»белән бәйләргә карар кылган. Безнең көч-бердәмлектә. Без бергәләп республикабыз һәм илебез алдында торган катлаулы бурычларны хәл итәчәкбез"».

Конференциядә партиянең төбәк бүлеге активистларын бүләкләделәр.  

Конференция азагында Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Рәисе, партиянең Югары советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов исеменнән республиканың партия активына рәхмәт белдерде. "Бүген партиянең төбәк бүлеге составында 126 меңнән артык кеше, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - республика Бердәм Россиялеләре махсус операциядә катнашучыларга ярдәм җыюда һәм илтеп җиткерүдә актив катнашалар, сугышчыларыбызның гаиләләренә булышалар, моны барлык муниципаль районнарның партия оешмалары эшли. Шунысы мөһим без ил буенча караганда сан буенча да, игелекле эшләр кылу буенча да иң активлар рәтендә».

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International