Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең бурыч – Татарстанда яшәүче барлык милләтләрне һәм аларның мәдәни байлыгын саклап калу»

2026 елның 28 апреле, сишәмбе, 17:16

Бүген Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Түбән Кама районына барды, анда «күпмилләтле Татарстан Геройлары» күчмә күргәзмәсен ачуда катнашты, шулай ук туган телләрдә укытыла торган мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук аның катнашында, районның милли-мәдәни автономияләре активы белән очрашу булды.

Фәрит Мөхәммәтшин А.С. Пушкин исмендәге, төзекләндерелгән 3нче лицейны карады. Бина 1966 елда төзелгән, хәзер монда 800дән артык укучы белем ала. Лицейда заманча уку кабинетлары, спорт залы, 220 балага исәпләнгән ашханә, актлар һәм конференцияләр заллары, медицина кабинеты, китапханә, остаханәләр һәм хезмәт бүлмәләре бар.

Бүген Түбән Кама шәһәренең Н.В. Лемаев исемендәге скверда Татарстандагы хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлап «күпмилләтле Татарстан геройлары» күргәзмәсе ачылды. Фәрит Мөхәммәтшин халыкны сәламләп, Җиңү көне алдыннан әлеге күргәзмәне ачылуның символик мәгънәсе булуын ассызыклап әйтте. «Бөтен Татарстан һәм илебезнең күпмилләтле халкының уртак Җиңүгә керткән өлешен аерым горурлык хисе белән искә алабыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Бүген бу күргәзмәне ачып, без аларның хезмәттәге һәм көрәш кырындагы тиңдәшсез батырлыкларына тирән хөрмәт күрсәтәбез. Минемчә, бу үзеңне тагын бер кат бердәм, күпмилләтле гаиләнең бер өлеше итеп тою. Төрле халык вәкилләре – татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар, удмуртлар, марилар, белоруслар, украиннар, яһүдләр һ.б. – барысы да дошманга каршы торып, Ватаныбызның бәйсезлеген яклау өчен берләшкәннәр».

Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аерым рәхмәт белдерде. "Катлаулы заман яңа геройлар тудыра. Ватаныбыз мөстәкыйльлеген саклауга багышланган махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк татарстанда яшәүче барлык милләт вәкилләре   чыдамлык һәм үҗәтлек күрсәтәләр», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советының мактаулы рәисе республика халыклары Ассамблеясе Башкарма комитетына күргәзмәне оештырган һәм тарихи хәтерне саклауга керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Күргәзмәне Татарстан Халыклары ассамблеясе республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештыра. Экспозиция 15 баганадан тора, аларда 42 геройның портреты, биографиясе һәм батырлыклары күрсәтелгән. Ватан Геройлары арасында якташларыбыз – Татарстан  халыклары вәкилләре лаеклы урын алып тора.

Сәфәр барышында Фәрит Мөхәммәтшин Б.Урманче исемендәге 2нче татар гимназиясендә һәм 34нче Чуваш гимназия-интернатында булды. 2нче гимназиядә ике музей - Бакый Урманче исемендәге тарих-этнография музее һәм Дан орденының тулы кавалеры Гайнуллин Рифкать Хәйрулла улының мемориаль музее эшли. Ул 2010 елда геройның үз тәкъдиме белән ачылган. Музейда 120дән артык экспонат бар, шул исәптән Рифкать Гайнуллинның шәхси әйберләре саклана.

Милли мәгарифне үстерү һәм саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу 34нче Чуваш гимназия-интернатында милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре катнашында дәвам итте. "Татарстанда 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Ассамблея белән берлектә без халкыбыз үз телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап кала алсын өчен чаралар күрәбез. Әйтергә кирәк, мин бүген төрле яшьтәге балаларның туган телләрендә сөйләшүләрен күрдем. Безнең бурыч – Татарстанның милли- мәдәни байлагын  саклап калу», - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International