Татарстаннан СВО зонасына чираттагы гуманитар ярдәм барып җиткән

2026 елның 28 апреле, сишәмбе, 13:26

Татарстаннан Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына чираттагы гуманитар йөк илтеп тапшырылды.  Бу ярдәмне махсус хәрби операция зонасына Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов һәм район хакимияте вәкилләре озата барды.

Гуманитар конвойны формалаштыруда Минзәлә районының оешма-предприятиеләре хезмәт коллективлары, монда яшәүче халык актив катнашкан. Шулай ук «ТПФ Изыскатель» җәмгыяте җитәкчесе зур өлеш кертә.

Хәрбиләргә ике фурага төяп 36 тонна агач бүрәнәләр, 1 фура эчә торган су һәм медицина кирәк-яраклары, азык-төлек, электр генераторлары, мототехника һәм 3 автомобиль илтеп тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International