Республика Волейбол федерациясе президиумы утырышында спорт резервын әзерләү мәсьәләләре каралды

2024 елның 23 ноябре, шимбә, 17:42

Спорт резервын әзерләү мәсьәләләре бүген Казанда Волейбол үзәгендә узган Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президиумы утырышында каралды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Татарстанда балалар-яшүсмерләр волейболын үстерү юнәлешләре буенча фикер алышуда профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, спорт мәктәпләре җитәкчеләре, тренерлар һәм спортчылар катнашты.

Утырыш алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин 2012-2013 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уенын карады һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Кызлар арасында да, малайлар командаларыннан да чемпион булып Казанның “Юность” спорт мәктәбе укучылары чемпион булып танылды.

Сүз уңаеннан, балалар арасында волейбол спортының популярлыгын соңгы 7 елда тормышка ашырыла торган “Мәктәп лигасы” проекты шактый арттырды. Республика мәктәпләре арасында иң көчлеләрне ачыклауны максат итеп куйган әлеге проектта узган ел 33573 катнашучы теркәлгән. Барлыгы 6000 команда сезон дәвамында 15 меңнән артык матч уйнаган. 2018 елда, мисал өчен, барлыгы 540 уен гына уздырылган, катнашучылар саны да 7000 кешедән артмаган.

Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе вице-президенты Олег Брызгалов үзенең чыгышында әнә шундый сөенерлек саннар китерде. Татарстанның данын исә “Зенит-Казан” һәм “Динамо-Ак барс” командалары да ел саен югары дәрәҗәдә яклап тора. “Быел бөтен булган кубокларны алып бетердек бит, миңа хәтта Санкт-Петербургтан коллегаларым, безгә тиешле кубокны алып кайтып киттегез, дип үпкә дә белдерделәр, – дип шаяру катыш горурлык белән әйтеп китте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бездә волейболны яраталар, ул хәзер башка дәрәҗәгә күтәрелде. Ата-аналар да рәхмәтле, балалары тәртип бозып йөрми, иң кулай һәм “доступный” спорт белән шөгыльләнә”.

Шулай да игътибарга алырга кирәкле мәсьәләләр дә юк түгел. Олег Брызгалов әйтүе буенча, массакүләм дәрәҗәдә волейбол белән шөгыльләнүче балаларның саны кимүе, яшь тренерларның спорт мәктәпләренә бармавы, ярышларга йөрү чыгымнарын каплау системасының камил булмавы кебек мәсьәләләр көн кадагына суга. Әлеге проблемалар Спорт министрлыгы һәм муниципалитетлар белән бергәлектә хәл ителергә тиешлегенә аерым басым ясалды.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International