Фәрит Мөхәммәтшин: "Хакимият һәм гражданлык җәмгыяте вәкилләре "бер җептә" эшләргә тиеш"

2022 елның 29 апреле, җомга, 15:07

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы иҗтимагый оешмалар (волонтерлык хәрәкәтләре, ирекле һәм иҗади берлекләр, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга медицина һәм мәгариф, мәдәният һәм социаль ярдәм өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы оешмалар һ.б.) җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда дәүләт хакимияте органнарының иҗтимагый  һәм коммерциягә карамаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралды.

“Иҗтимагый һәм коммерциягә карамаган оешмалар республика тормышында сизелерлек роль уйный, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуны ачып, - социаль әһәмиятле функцияләрне башкарганда, коммерциягә карамаган оешмалар мәдәни, яшьләр, экология һәм башка өлкәләрдә мөһим бурычларны хәл итүдә максатчан һәм сыгылмалырак эшли. Без сезнең белән беренче тапкыр мондый форматта очрашабыз. Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары узара хезмәттәшлеккә әзер".

Татарстанда барлыгы 6 меңнән артык коммерциягә карамаган оешмалар һәм йөздән артык иҗади берлек һәм тармак берләшмәләре теркәлгән. Татарстан теркәлгән иҗтимагый оешмалар саны буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. "Дәүләт кайвакытта яңа чакыруларга оператив җавап бирә алмый, - диде парламент җитәкчесе, - мондый шартларда нәкъ менә иҗтимагый оешмалар, ирекле һәм волонтерлык хәрәкәтләре беренче планга чыга, алар йөрәк кушуы буенча мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтә".

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2020 елда Россиядә илнең Төп законына, аерым алганда, 114 нче маддәсенә төзәтмәләр кабул ителгән, аның нигезендә федераль Хөкүмәткә граждан җәмгыяте институтларына ярдәм итү, аларның дәүләт сәясәтен эшләүдә һәм уздыруда катнашуын тәэмин итү буенча өстәмә вәкаләтләр йөкләнгән. «Бу - гражданлык җәмгыятенең гавами вәкаләтләрне гамәлгә ашыруда ролен сизелерлек арттыра торган мөһим һәм вакытлы нигезләмәләр», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, соңгы вакытта (бу күп очракта коронавирус пандемиясе белән бәйле) иҗтимагый оешмаларның социаль активлыгы, аларның җирле һәм дәүләт әһәмиятендәге аеруча актуаль бурычларны хәл итүгә җәлеп ителүе арткан. "Бу безнең илдә аек акыллы, җаваплы, үз иленә һәм ватандашларына битараф булмаган, бердәм гражданнар җәмгыяте булдырылуы һәм эшләве турында сөйли", – дип саный Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бүгенге көндә бөтен җәмгыятьне берләштерүне тәэмин итәргә һәм бердәмлек күрсәтергә кирәк. «Илдә һәм республикада тотрыклы вәзгыятьне тәэмин итү өчен, Россия Федерациясе халыклары бердәмлеген ныгыту максатларында, дәүләт хакимияте органнары һәм гражданнар җәмгыяте «бер җептә эшләргә» тиеш, - диде ул, - бүген илебез алдында торган бурычларны уңышлы хәл итү нәтиҗәле икътисадка һәм компетентлы идарәгә генә бәйле түгел. Зур һәм күпмилләтле Россия өчен кешеләрнең теләктәшлеге, Ватаныбыз язмышына битараф булмавы аеруча зур әһәмияткә ия».

Дөньядагы вәзгыятьне һәм Россиядә хәлне тотрыксызландыру омтылышларын исәпкә алып, иҗтимагый оешмалар хакимият органнары белән партнерлыкта үзләрен күрсәтергә һәм Россия җәмгыятен һәм дәүләтне ныгытуда эшлекле рәвештә катнашырга тиеш, дип саный парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый берләшмәләрнең эшчәнлеген илдән читтә дә  көчәйтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Сүз, барыннан да элек, ватандашлар белән эшләү турында бара.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук иҗтимагый оешмаларны илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда активрак катнашырга чакырды. Узган ел бу эшкә республиканың 5 коммерцияле булмаган оешмасы гына җәлеп ителгән иде, бүгенге көндә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда барлыгы 11 коммерцияле булмаган оешма катнаша.

Иҗтимагый оешмалар вәкилләре, республика җитәкчелегенә һәрьяклап ярдәм итүләре, шул исәптән финанс һәм грант ярдәме өчен рәхмәт әйтеп, бүген кайбер тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иттеләр, шул исәптән социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру буенча муниципаль хакимият вәкилләре белән хезмәттәшлекне көчәйтү турында да. Моннан тыш, иҗтимагый оешмалар һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре парламент комитетлары һәм законнар чыгару өлкәсендәге эксперт советлары белән актив хезмәттәшлек итәргә әзер.

"Бу закон чыгаручылар белән безнең беренче очрашу, ул традицион булыр дип ышанам, - дип белдерде Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, - иң мөһиме - коммерциячел булмаган оешмалар белән хакимият арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштырырга омтылу".

Бүгенге очрашуда республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, ТР Президенты Аппараты, федераль хакимият органнары вәкилләре катнашты.

 

 

 

.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International